Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыда бомба белән куркытып шалтыратучылар яңа таләп куя

Чаллыдагы иң зур сәүдә үзәкләренең берсе булган "Сәүдә кварталы"на биш көн эчендә биш тапкыр бомба куелуы турында хәбәр ителде. Соңгы шалтырату 15 августта булган. Билгесез кешеләр хәзер "Сәүдә кварталы" җитәкчелегеннән 70 мең доллар акча таләп итә, ди. Бу хакта "Вечерние Челны" язып чыкты. Хак булса, редакциягә аноним хат килгән. Аның...

Чаллыдагы иң зур сәүдә үзәкләренең берсе булган "Сәүдә кварталы"на биш көн эчендә биш тапкыр бомба куелуы турында хәбәр ителде. Соңгы шалтырату 15 августта булган.

Билгесез кешеләр хәзер "Сәүдә кварталы" җитәкчелегеннән 70 мең доллар акча таләп итә, ди. Бу хакта "Вечерние Челны" язып чыкты. Хак булса, редакциягә аноним хат килгән. Аның авторлары бомба турындагы хәбәрне үзләре җиткерүе турында язган.

Исемсез хат язучылар таләпләр үтәлмәгән очракта полициягә яңадан шалтыратулар, хәтта корбаннар булу хакында да кисәткән. Алар үзләрен "Unabomber Team" төркеме вәкилләре, дип атаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бомба в челнах вечерние челны челны