18 август 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида бүген туйлар көне иде: 21 пар өйләнеште
Загс бүлеге инстаграм битендә хәбәр иткәнчә, 18 август көнне, ягъни серле санлы көндә -18. 08. 2018 шәһәр загс бүлегендә 21 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән.
-
ЛЕНИНОГОРСК БӘЙРӘМ ИТТЕ
Бүген Лениногорск шәһәренә нигез салынган көн.
-
Лениногорск көне уңаеннан конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр (ФОТОЛАР)
«Нефтяной Татарстан юбилей отмечает» шигырь һәм җырлар конкурсы игълан ителгән булган.
-
Люция Закирова: КЕШЕЛӘР ДӘ АГАЧ КЕБЕК
Агачларның катысы, йомшагы булган кебек, мин кешеләрне агачларга ошата башладым. Алар арасында да усагы, каены, чаганы, юкәсе, нараты, имәне бар. Рәхмәт сезгә минем юлымда очраган кеше-агачлар.
-
Лениногорскида хатын-кызны бәрдергәннәр, хәле авыр
Лениногорскида Ленин проспекты, 25нче йорт яныннан узучы юлда олы яшьтәге хатын-кызны бәрдергәннәр.
-
Якташыбыз турында: Кирәгеннән артык тыйнак һәм гади булып калган ул
Еллар үтсә дә тавышлары, холыклары, башкаларга карата мөнәсәбәтләре үзгәрмәгән кешеләр бар. Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, югары категорияле диктор Рөстәм абый Нәбиуллин әнә шундый затларның берсе. Халык арасында зур популярлык казанып та кирәгеннән артык тыйнак һәм гади булып калган ул.
-
Лениногорскилылар “кайнар линия” телефонына шалтырата ала
20 августта республикада кеше хокуклары буенча вәкил республика суд приставлары федераль хезмәте идарәсе белән берлектә, суд карарларының үтәлеше сораулары буенча “кайнар линия” үткәрә. Ул халыкка хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла.
-
Өр-яңа машина алыргамы, әллә йөрелгәнендә генә тукталыргамы?
Беренче машина тотылган булса да ярый диючеләр очрый. Әмма халык әйтемен онытмагыз: искегә тисәң, исең китәр! Кулланылган машинаның әле бер җире, әле икенчесе ватыла торган була.
-
Июльдә россиялеләрнең хезмәт хаклары 8 процентка арткан
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Агымдагы елның июлендә россиялеләрнең реаль кереме үсеше ел буена 2 процент, реаль хезмәт хакы 8 процент тәшкил иткән. Бу хакта Росстат хәбәр итә. Бу турыда РИА Новости яза. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/17/169891/
-
Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куган
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Башкортстанда 16 яшьлек кыз печән кибәненнән егылып һәлак булган
Башкорстанның Бүздәк районында 16 яшьлек кызның үлеме бөтен кешене тетрәндергән.
-
Кукурузда… алтын бар!
Соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, кукурузда организм өчен мөһим булган бөтен төр витаминнар һәм микроэлементлар да бар.
-
Районыбызда алдынгы хезмәтчән: Тәлгать Мәгалимов - комбайнчылар династиясеннән
"Маркс" хуҗалыгында (Куакбаш авылы) комбайнчы булып эшләүче Тәлгать Мәгалимов белән танышабыз.
-
Куакбаш авылында хезмәтне яратучы, комбайнчы - Илдар Миннегулов
"Маркс" хуҗалыгында Илдар Миннегулов - алыштыргысыз хезмәткәр.
-
Кесә карагыннан кем яман?
Банк карталары шәһәргә генә түгел, авылларга да үтеп керде инде. Алар белән исәп-хисап ясауның бик җайлы булуын барыбыз да белеп бетерде хәзер. Янчык тутырып акча йөртәсе һәм, урламасыннар тагы, дип куркасы, кибеттә акча санап мәшәкатьләнәсе юк. Шулаен-шулай, тик авызыбызны ачып йөрсәк, картадагы акчабыздан да коры калдырулары бар.