Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куган
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куган

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән 7нче зональ эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре Крупская урамындагы 6 йортта урнашкан 22нче балалар бакчасына килгәннәр. Бакча мөдире бер бинага ярканат керүен, ә балалар бакчасы территориясендә шөпшә оя ясавын хәбәр иткән.

Коткаручылар ярканатны тотканнар, шөпшә ояларын алып урманга илткәннәр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/18/169925/


Нет комментариев