18 октябрь 2018 яңалыклары
-
Лениногорск урамнарында төлке йөри (фотолар)
Бүген иртән социаль челтәрләрдә түбәндәге фотолар пәйда булды.
-
Сорау-җавап: банк дөрес эшләгәнме?
Ярты ел элек бер банктан кулланучы кредиты алдык. Өч айдан соң финанс хәлебез начарланып китеп, мин түләүне график буенча билгеләнгән вакытка кертә алмадым.
-
Татарстан Гидрометеоүзәге республикада томан төшүе турында кисәтә
Республикада урыны белән томан төшүе көтелә
-
Динә Гайзатуллина Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү яклы
Россия Яшьләр хөкүмәте ассоциациясе рәисе “Россиянең бөек исемнәре” проекты илнең бөеклеген гәүдәләндерә диде.
-
Ана назымы, әллә акчамы?
Хатын-кызларыбыз Җир йөзендәге төп бурычлары хакында бервакытта да онытмасыннар иде. Ана назы… Җирдә ул мәңгелек, диләр. Кешелек дөньясы белән бергә тугандыр ул: безгә кадәргеләр дә наз тойган, бездән соң да тоялар. Ләкин барлык аналарга да бала сөю хисе бер үк күләмдә бирелмәгән.
-
“Яшисе килми башлады” – Данир Сабиров бозымнан ничек котылуын, Тямаев белән конфликт, балаларын татарча өйрәтүен сөйли [видео]
Данир Сабиров ТМТВ телеканалына биргән зур интервьюда шәхси тормышы һәм иҗатына кагылышлы күп кенә кызыклы сорауларга җавап бирде. Хатынының әнисе белән мөнәсәбәтләре ничек булуы, беренче миллионын кайчан эшләве, бозым белән күз тиюдән ничек котылуы, колакларына ни сәбәпле операция ясатуы, эстрадада кемнәр белән конфликтка керүе – бу һәм башка серләрне видеоинтервьюдан Татар-тудей хәбәрчесе ачыклады.
-
Тәмәке ерагая
Тәмәке тартуга каршы көрәшнең яңа ысулын уйлап тапканнар. Илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тәмәке кабы тышындагы тамгаларны һәм рәсемнәрне алырга киңәш иткән. Күзне кызыктырып тормасыннар! “Әле күптән түгел генә Россия тәмәкене иң күп тартучы илләр исемлегендә иде. Тәмәкегә каршы законнар кабул ителү нәтиҗәсендә, россиялеләр арасында тәмәкечеләр саны 20 процентка кимеде”, – дигән министр.
-
Лениногорскида "Турникетсыз" акциясе уза (ФОТОлар)
Шәһәрдә 16-21 октябрь аралыгында "Турникетсыз" акциясе уза.
-
"Казан ЭКСПО" Россиянең күргәзмә комплекслары бишлегенә керергә дәгъва кыла
Идел буендагы иң зур күргәзмә үзәге 2019 елның августында WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәк.
-
Авылда яшәүчеләргә яңа салым салачаклар
Дәүләт казнасын тулыландыру өчен, өстәгеләр тагын бер чара уйлап табарга җыена. Яңарак кына пенсия реформасы белән шатландырганнар иде. Инде менә тагын яңалык –Россия Дәүләт Думасына, авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыкларында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләү турында яңа закон проекты кертелгән. Әлеге закон кабул ителгән очракта шәхси хуҗалыклар патент алырга, ягъни салым түләргә тиеш булачак.
-
Лениногорск балалар китапханәсе хезмәткәләре нәниләрне юл билгеләре белән дуслаштырды (ФОТОлар)
Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре 30 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Лениногорск районында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге җитәкчесе Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы белән очрашу оештырды.
-
КФУ эксперты аномаль җылы һава торышы кайчанга кадәр сакланачагын әйтте
Казан университеты профессоры Татарстанда 21 октябрьгә кадәр явым-төшем күзәтелми, дип җиткерә.
-
Бәяләр арткан
Прокуратура мәгълүматларына караганда, Татарстанда автомобильне штраф тукталышына куйган өчен бәяләр арткан.
-
Күзләрегез яхшы күрсен!
Шушы витаминнар булган ризыкларны даими кабул итү күз күремен яхшырта.
-
Татарстанда яшәүче бер ханым ябыгырга килгән клиникада үлә
50 яшьлек хатын-кыз Казанның шәхси клиникаларының берсенә ябыгырга дип килә, һәм 2017 елның 14 сентяберендә үлә. Тикшерүчеләр медицина документларыннан кала, күзәтү камерасына төшерелгән видеоларны да өйрәнә. Видеода куркыныч кадрларны күрергә мөмкин. Казан клиникасының йөзләрчә башка пациентлар кебек үк, ул да ябыгырга дип килә