Прокуратура мәгълүматларына караганда, Татарстанда автомобильне штраф тукталышына куйган өчен бәяләр арткан.
Тоткарланган транспорт чарасын махсус тукталышка куйган өчен элеккеге 1700 сум урынына хәзер 2272 сум түләргә кирәк. 2019 елның 1 гыйнварыннан тарифлар - 2407,55 сумга, ә 2020 елның 1 гыйнварыннан 2494,22 сумга кадәр җитәчәк.
Саклау бәясе тоткарланган транспорт чарасының категориясенә һәм авырлыгына бәйле.
Мәсәлән, С, D, BE, С1E, D1E категорияләре буенча 2018 елда – 104,93 сум, 2019 елда – 111,8 сум, 2020 елда 115,19 сум булачак.
Нет комментариев