18 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорск нефть техникумы студенты "Татар егете-2016" республика конкурсында икенче урын алды
Конкурсның финал туры Минзәлә педагогическом колледжында үтеп, анда республиканың колледж һәм техникумнарының бәйгенең беренче турын узган студентлары катнашты. Нәтиҗәдә, Лениногорск нефть техникумы студенты Илназ Зәйнетдинов икенче урынга лаек, дип табылды. Шәһәребездәге политехник колледжы студенты Артур Хәернасов "Талантлы егет" номинациясендә җиңде. Егетләрне котлыйбыз!
-
Лениногорск хәйриячеләре республика конкурсында катнашачак
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова рәислегендә "Ел хәйриячесе-2016" конкурс комиссиясе утырышы үтте. Анда безнең районнан республика конкурсында катнашучыларның исемлеге билгеле булды. Менә алар: - эре һәм урта предприятие, оешмалар арасында - «Татарское монтажно-наладочное управление»җәмгыяте катнашачак (җитәкчесе Гобәйдуллин Р.Р.); - кече бизнес предприятиеләре арасында- «Жилсервис» җәмгыяте (җитәкчесе Баштанов О.Н.); - коммерцияле...
-
Бәйгебездә тавыш бирү дәвам итә
"Әнием янында рәхәт" бәйгесендә тавыш бирү дәвам итә. Лидерлар үзгәрмәде, Түбән Чыршылы һәм Лениногорск әниләре алда бара. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү киләсе җомгага, 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Актив тавыш бирүегезне көтәбез.
-
Хатын-кызлар өчен "кара көннәр" килә
Роспотребнадзор Россиядә коры алкоголь җитештерүне тыю буенча закон проекты әзерләгән. Бу исемлеккә кершән (пудра), иннек, хушбуйлар һәм башка коры косметик чаралар да эләгергә мөмкин. Гадәттә андый косметика составында коры алкоголь була икән. Моны «Известия» газетасы язып чыккан. Болай булса, хатын-кызларга кара көннәр киләчәк икән. Икътисад министрлыгында исә "капсулалы этил спирты"...
-
Районда авыл хуҗалыгы техникалары кышкы саклауга куелды
Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлеге буенча конкурс узды. Трактор-комбайннарның, шулай ук агрегатларның быелга эшләре тәмамланды. Киләсе язда ныклап эшкә керешер өчен аларны кыш көне саклауга кую һәм ремонтларга керешү кирәк. Республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов рәислегендәге бер төркем комиссия...
-
Якташ язучы Әнвәр Шәриповка 75 яшь
-
Лениногорск авторларының өр-яңа җыры әзер, тыңлап карагыз
"Туган авыл, туган җир" җырының сүзләре авторы Федотовка егете Анатолий Кириллов, көен шулай ук Федотовкада туып үскән кыз Людмила Аланлы язган. Районыбыз егете Илмир Сәхабетдинов җырлый. Бик матур килеп чыккан, тыңлап карагыз. Җырны менә шул ссылка белән кереп тыңлагыз:https://vk.com/id35809554
-
20 ноябрьдә районыбыз авылларында референдум узачак
20 ноябрьдә барлык авыл җирлекләрендә референдумнар узачак. Паспортыгызны алып килергә онытмагыз.
-
"Лениногорск җылылык челтәрләрендә" иң яхшы слесарьлар эшли
Шушы көннәрдә "Лениногорск җылылык челтәрләре" җәмгыяте базасында республикакүләм һөнәри осталык конкурсы үтте. Төрле шәһәрләрдәге 14 предприятиедән катнашучылар килгән иде, алар "Иң яхшы слесарь-ремонтчы" исемен алу өчен көч сынашты. Аларның теорияне белүләрен тикшерделәр, һәркем эшләп күрсәтте, шулай ук катнашучыларның махсус киемнәре булу-булмавы да исәпкә алынды. Әлеге конкурста безнең шәһәр предприяиесеннән ике...
-
Лениногорскида ирле-хатынлы агуланган
Лениногорскиның Шашин урамындагы йортта яшәүче ирле-хатынлы кичке аш ашап утырганда, үзләрен начар хис итә башлыйлар. Тиз арада коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм чакырталар. Ир белән хатынны караганда ашыгыч ярдәм фельдшеры да үзен начар хис итә башлый һәм тизрәк урамга чыгып китәргә мәҗбүр була. Бүтән бригаданы чакырталар. Ир белән хатынның нәрсә белән...
-
Начар бензин сатуның бәясе бик кыйммәткә төшәчәк
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада 24 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр ягулык-майлау материаллары сыйфатын максатчан тикшерү бара. - Республикада 1046 автомобильләргә ягулык салу станциясе (АЗС) исәпләнә. Шулардан 125е-шәхси милек, 149ы-җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнеке. Айлык башлангач 330 АЗСтан җиде йөз проба алдык. "Татнефть", "Татнефтепродукт", "ТАИФ", "Лукойл" акционерлык җәмгыятьләре сыйфат мәсьәләсенә җитди...
-
Лениногорскида урман паркы чистартылды, чаңгы шуарга була (фотолар)
Шушы көннәрдә урман паркы территориясендә махсус техника эшләде. Чаңгы юлы ауган агач, ботаклар, чүп-чардан чистартылды. Хәзер курыкмыйча чаңгы шуарга, җәяү һава сулап йөрергә була, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
-
Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү...
-
Лениногорскилыларга18 ноябрьгә йолдызнамә
Овен: Овны больше всего в этот день будут мечтать хотя бы на миг оказаться в тишине и одиночестве. Даже приятный подарок, полученный от второй половинки, не изменит ваш эмоциональный настрой и вы продолжите пребывать во власти осенней депрессии. Телец: Сегодня Тельцам необходимо смиренно принять все происходящие перемены на службе. Если...
-
Лениногорскилылар депутатка сорауларын җибәрә ала
"Бердәм Россия"нең 15 еллыгына багышлап һәм гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан онлайн-кабул итүләр узачак. Беренче булып депутат Александр Сидякин кабул итә. Аның белән теләге булган һәркем аралаша ала. Моның өчен соравыңны 23 ноябрьгәчә info@vverh-tatarstan.ru адресына җибәрергә кирәк . Кем булуыгызны, яшәү урыныгызны күрсәтергә онытмагыз. Кабул...