Шушы көннәрдә "Лениногорск җылылык челтәрләре" җәмгыяте базасында республикакүләм һөнәри осталык конкурсы үтте.
Төрле шәһәрләрдәге 14 предприятиедән катнашучылар килгән иде, алар "Иң яхшы слесарь-ремонтчы" исемен алу өчен көч сынашты. Аларның теорияне белүләрен тикшерделәр, һәркем эшләп күрсәтте, шулай ук катнашучыларның махсус киемнәре булу-булмавы да исәпкә алынды. Әлеге конкурста безнең шәһәр предприяиесеннән ике...
Шушы көннәрдә "Лениногорск җылылык челтәрләре" җәмгыяте базасында республикакүләм һөнәри осталык конкурсы үтте.
Төрле шәһәрләрдәге 14 предприятиедән катнашучылар килгән иде, алар "Иң яхшы слесарь-ремонтчы" исемен алу өчен көч сынашты. Аларның теорияне белүләрен тикшерделәр, һәркем эшләп күрсәтте, шулай ук катнашучыларның махсус киемнәре булу-булмавы да исәпкә алынды. Әлеге конкурста безнең шәһәр предприяиесеннән ике хезмәткәр катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Җылылык челтәрләре җиһазларын ремонтлау буенча слесарь Александр Афанасьев җиңүче булды, ә котельный җиһазларын ремонтлаучы слесарь Николай Кондратьев икенче урын алды. Алар икесе дә "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесендә егерме еллап эшли. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Нет комментариев