18 декабрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, төнлә -20 градуска кадәр суыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, иртәгә - 19 декабрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә -9..-14, көнчыгыш районнарда аязган вакытта -15..-20 градус булачак. Көндез максималь температура -7..-12, көнчыгышта -14 градуска җитә. Юлларда бозлавык. http://tatar-inform.tatar
-
Лениногорск боксчылары Николай Валуев белән очрашты
Әлмәттә бокс буенча бөтенроссия турниры узды. Ул «SHIFA» компаниясе Кубогына оештырылды. Турнирда Казахстан, Башкортстан, Россия төбәкләреннән, Татарстаннан, әлбәттә инде, Лениногорскидан да катнаштылар. Турнирның зур кунагы булып бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев иде. Лениногорск командасы гомумкоманда да беренче урын алды. Шәхси зачетта беренче урынны Павел Никонов, Шамил Закиров, Вадим Кошкин,...
-
Лениногорск хуҗабикәләре, желатин турында беләсезме?
Ризык әзерләгәндә, кайвакыт желатин да кулланырга туры килә. Желатинга су кушуның ние бар? Бер караганда, аннан да ансат нәрсә юк. Аны салкын суга салып эретәсең дә, кирәк күләмдә тагын су өстәп, җылытырга куясың. Әмма шул ук вакытта аның күпләребез белеп бетермәгән серләре дә бар. 1. Пропорцияләрен сакларга кирәк. 20 грамм...
-
2018 елда өченче бөтендөнья сугышы кая башланырга мөмкин?
Америка профессоры, оборона һәм милли куркынычсызлык өлкәсендәге белгеч Роберт Фарли 2018 нче елда Өченче бөтендөнья сугышы башланып китү ихтималы югары булган биш ноктаны атаган. //Шәһри Казан// Беренче урында Төньяк Корея тора. Агымдагы елда, бу дәүләт ракеталар ясау өлкәсендә уңышларга ирешү сәбәпле, ярымутраудагы хәлләр тагын да кискенләште. Профессор сүзләренчә, сугыш башланып...
-
В Татарстане ввели в эксплуатацию крупнейшую в регионе газораспределительную станцию
Президент Татарстана Рустам Минниханов сегодня принял участие в открытии газораспределительной станции «Богородское». Объект, расположенный в Пестречинском районе РТ, является важной частью масштабного инвестиционного проекта, реализуемого ПАО «Газпром» в республике. В церемонии запуска станции также участвовали начальник Управления по эксплуатации ГРС и объектов газового хозяйства ПАО «Газпром» Руслан Дистанов, гендиректор ООО...
-
2018 ЕЛ НИЛӘР ВӘГЪДӘ ИТӘ?
Ишетәсезме, Утлы Кызыл Әтәч соңгы җырларын җырлый. Каршыга өрә-өрә, әйтерсең, барыбызга да бәхет юрый-юрый, Эт чаба. Сары Эт елы безгә үзе белән ниләр алып киләчәк, барлык теләкләр дә кабул булырмы? Йолдызлар ни генә юраса да, киләсе яңа еллар бары иксез-чиксез шатлык, иминлек, бәхет алып килсен! Тормыш юлыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле...
-
Лениногорскилылар, соңга калмагыз
Исегезгә төшерәбез: "Заман сулышы" газетына 2018 елның беренче яртыеллыгына язылырга бер атна вакыт калды. Почта бүлекчәләренә барып язылыгыз, хат ташучыларга да мөрәҗәгать итегез. Бәясе - 660 сум.
-
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында 393 кеше һәлак булган
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган. Шуларның 61е - бүтән республика кешеләре. Башка төбәк шоферлары гаебе белән 22 кешенең гомере өзелгән. ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин шундый мәгълүматлар китерде. «Ел саен...
-
Лениногорскилылар, чыршы ачылу бәйрәменә килегез
23 декабрь, шимбә көнне, "Юбилейный" паркында үзәк чыршы ачылу тантанасы була. Сезне театральләштерелгән күренеш, котлаулар, балалар өчен уеннар, әлбәттә инде, Кыш Бабай һәм Кар Кызы көтә. 15.00 сәгатьтә башлана, бәйрәмгә рәхим итегез. фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&sbmt=1513586592877&gp=812210&q=%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D0%BD%D0%BE%D0%B3%D0%BE%D1%80%D1%81%D0%BA+%D1%86%D0%B5%D0%BD%D1%82%D1%80%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B0%D1%8F++%D0%B5%D0%BB%D0%BA%D0%B0+%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE#urlhash=7530704794861850271
-
Лениногоскилылар өчен куркынычсызлык кагыйдәләре
Чыршы янындагы иң куркыныч очрак- аның авуы. Шуңа күрә аны нык итеп утыртырга кирәк. Аны керү-чыгу юлына куймагыз. Чыршыга ут кабу куркынычы бар, шуңа аны җылыткыч приборлар, батарея янына куймагыз. Барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен дә үтәгез. Андрей Галилеев, янгын күзәтчелеге инспекторы фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chxtn12.0.39&gp=800000&q=%D0%B5%D0%BB%D0%BA%D0%B0%20%D0%B2%20%D0%B4%D0%BE%D0%BC%D0%B5%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=3465772084803574641
-
КЫШ КӨНЕ БОЗДА ТАЙМАС ӨЧЕН, АҢА НӘРСӘ СИБӘРГӘ?
Сезне кыш көне боз куркытамы? Егылудан һәм имгәнүдән куркасызмы? Бозга төрле матдәләр сибеп, егылып имгәнүне булдырмый калырга мөмкин. 1. Кайнар су. Бозны күз алдыгызга китереп карагыз әле. Аның белән «көрәшүнең» иң гади юлы нинди? Әлбәттә инде, кайнар су! Боз эри, ә сукмак авышрак җирдә урнашкан булса, су агып бетә һәм...
-
Лениногорскилыларга кер сабының файдасы турында
Кер сабыны төрле авыру һәм ялкынсынулардан коткара. - Грипп һәм томаудан котылу өчен, борынны кер сабыны эремәсе белән юалар. - Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен, җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар. - Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны...
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә
-
Лениногорскилыларга 18-24 декабрьга Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга әлеге атнада сатып алу һәм кибеттә йөрүләрдән тыелып торырга туры килмәгәе. Шулай ук карьера үсеше дә тоткарланыр. Ә менә хәйрия, җәмәгатьчелек эше яки медицина учреждениеләрендә, фәнни тикшеренү үзәкләрендә көч кую хәерлерәк булыр. Сәнгать өлкәсендә эшләү дә уңышлы, тик кереме генә булмавы кәефегезне кырыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның эмоциональ-психологик киеренкелеге эш...