Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 18-24 декабрьга Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга әлеге атнада сатып алу һәм кибеттә йөрүләрдән тыелып торырга туры килмәгәе. Шулай ук карьера үсеше дә тоткарланыр. Ә менә хәйрия, җәмәгатьчелек эше яки медицина учреждениеләрендә, фәнни тикшеренү үзәкләрендә көч кую хәерлерәк булыр. Сәнгать өлкәсендә эшләү дә уңышлы, тик кереме генә булмавы кәефегезне кырыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның эмоциональ-психологик киеренкелеге эш...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга әлеге атнада сатып алу һәм кибеттә йөрүләрдән тыелып торырга туры килмәгәе. Шулай ук карьера үсеше дә тоткарланыр. Ә менә хәйрия, җәмәгатьчелек эше яки медицина учреждениеләрендә, фәнни тикшеренү үзәкләрендә көч кую хәерлерәк булыр. Сәнгать өлкәсендә эшләү дә уңышлы, тик кереме генә булмавы кәефегезне кырыр.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның эмоциональ-психологик киеренкелеге эш дәртенең сүнүенә китерер. Кан басымы күтәрелү, йөрәк чире кузгалу куркынычы яный. Компьютер алдында озак утырмагыз, югыйсә күз күременең начараюы ихтимал. Атна башында юлларда сак булыгыз, егылып имгәнүегез, аяк һәм тез башын сындыруыгыз мөмкин.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр өчен атна һәичшиксез уңышлы булачак. Аеруча профессиональ планда. Яңа эшкә урнашу яки карьера ясау мөмкинлеге туа. Шәхси тормыш турында да онытып җибәрмәгез. Сөйгәнегез сезнең игътибарга мохтаҗ. Атнаның икенче яртысы уңышсызлык китерер, эш кәгазьләре белән сак булыгыз.


КЫСЛА (22.06-22.07)лардан үҗәтлек һәм тәвәкәллек сорала. Аеруча нык тырышырга туры килер. Йөреп эшләүчеләргә сәламәтлеккә игътибарлы булу кирәк. Эзләнү, тикшерү, сорау алу, контрольдә тоту өлкәсендә эшләүчеләргә уңыш елмая. Атна ахырына тәмамланмаган эшләр калдырмаска киңәш итә йолдызлар. Моннан тыш яңа эшкә урнашу өчен уңай вакыт.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар өчен авыр атна. Рухи халәтнең төшенкелеге, сәламәтлекнең какшавы эшләү сәләтенә начар тәэсир ясарга мөмкин. Витаминнар эчеп, иммунитетны күтәрергә кирәк. Эндокрин бизләре, лимфалар ялкынсынырга мөмкин. Ялгыз калып, пассив рәвештә ял итү нерв киеренкелегеннән коткарыр.


КЫЗ (23.08-22.09)лар атнаны дуслары белән күңел ачып үткәрер. Эштә уңыш елмаер. Стандарт булмаган юл белән проблемаларны хәл итә белү сезнең үзегезгә генә хас сыйфат. Кайберәүләр белән аралар бозылса, әлләни борчылырга кирәкмәс, бар да яхшы булыр. Җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз, иммунитетыгыз күтәрелер.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрне очсыз-кырыйсыз эш көтә. Исәп-хисап, анализ, статистика, тикшерү, аналитик мәкаләләр язу кебек эшләр башкарырга туры килмәгәе. Коммуникатив аралашу сәләте дә какшап бара, талчыккансыз булса кирәк. Техник һәм транспортны ремонтлау, карау, төзәтү эшләре уңыш бирер, керем кертер.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга кәефсезләнеп утырырга киңәш ителми. Киресенчә, тормыштан тәм табып, вак-төяккә дә шатлана һәм канәгать булырга кирәк. Өс-башыгызга да игътибарны арттырсагыз иде, яңа имидж, прическа кәефне күтәрергә сәләтле. Тикшерелмәгән препаратлар, исерткеч эчемлекләр агулану һәм аллергиягә китерергә мөмкин.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларга гаилә һәм якыннары белән сәяхәткә чыгу комачау итмәс. Күмәкләшеп ял итү мөнәсәбәтләрне җайлар, тыныч гармония урнаштырыр. Иҗат кешеләренә илһам килер. Сәламәтлек борчыса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Югыйсә хастаханәгә эләгүегез ихтимал. Шәхси тормышта бар да әйбәт, үзгәрешләр күренми.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә барлык эшләрне тәмамлап, нәтиҗә ясар вакыт җиткән. Хәтта уңышсыз тоелган проектлар да табыш китерергә сәләтле. Дөнья куам дип ашыгу, кабалану, алга чабу уңыш китермәс. Җиде кат уйла, бер кат кис дигән мәкальгә нигезләнеп эш итү хәерлерәк булыр. Бер ялгыш барын да сызып ташларга мөмкин.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга артык килограмм җыймас өчен дөрес тукланырга киңәш итә йолдызлар. Ачык һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз. Моннан тыш медитация, фитнес, йога белән шөгыльләнү дә уңай нәтиҗә бирер. Кояш нурларын витаминнар алмаштыра ала, җиләк-җимеш, яшелчә ашарга тырышыгыз.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга үз-үзләренә игътибарны арттырырга кирәк. Үзегезне күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, файдаланып калыгыз. Һава торышы көйсезләнеп тора, имгәнүләрдән сакланыгыз. Яңа дуслар табу, маҗаралы очрашулар да сезнең файдага. Төп игътибарны балаларыгызга юнәлтегез.


Магнитлы көннәр көтелми

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев