19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Быел төп имтиханнар 28 майдан 2 июльгә кадәр, ә вакытыннан алдан бирү чоры 21 марттан 11 апрельгә кадәр дип билгеләнелгән. БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк. Гаризада кайсы предметлардан бердәм дәүләт имтиханы бирергә планлаштырылганы күрсәтелгән булырга тиеш. Бу хакта мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте...
-
Татарстанда минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнде
Республикада беренче тапкыр минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетына тигезләшә, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры. Татарстанда 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнә. Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү бүген Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланды. Имзаларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова...
-
Татарстанның бер авылын кыш уртасында су баскан
Гадәттән тыш хәл Минзәлә районында килеп чыккан. Йортларга, сарай һәм базларга су тулган. Урам уртасыннан шырлап су ага. Халык чаң суга: елгада буа буып куючы кондызларга каршы чара күрелмәсә, Куян авылы су астында калачак. http://www.menzela.ru/ru/the-news/item/23291-v-menzelinskom-rayone-bobryi-zatopili-derevnyu-foto-video.html
-
Лениногорскида эшсезләр саны кимегән
Бүгенге көндә шәһәребезнең мәшгульлек үзәгендә рәсми рәвештә теркәлгән 197 эшсез исәптә тора. Үткән елдагы белән чагыштырып караганда, бу сан сизелерлек кимегән. Узган елны бу вакытка 280 эшсез теркәлгән булган, дип хәбәр иттеләр үзәктән.
-
Бүген республикада -17 градуска кадәр салкын булачак
Юлларда бозлавык саклана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 19 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, салмак. Юлларда бозлавык саклана. Һаваның температурасы төнлә - -17..-22, көндез -12..-17 градус булачак. http://tatar-inform.tatar фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%BC%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B7%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=8567902129840836471
-
Казахстанда күпләп кеше үлеменә китергән һәлакәтнең сәбәпләре аталды
52 кеше үзгәртеп корылган тәрәзәләр, бикләнеп калган ишекләр һәм бакларда ягулыкның күп булуы аркасында салоннан чыга алмаган. Казахстанның Актүбә өлкәсе юлында янган автобустан бикләнеп калган ишекләр чыгарга мөмкинлек бирмәгән. Бу хакта "Казахстан Sputnik" агентлыгына Актүбә өлкәсе Эчке сәясәт идарәсе хезмәткәре Виталий Синев җиткергән. Аның мәгълүматлары буенча, автобус туктагач йөртүчеләре аннан...