19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанда -25 градуска кадәр суыта
Урыны белән бераз кар явачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, иртәгә - 20 гыйнварга каршы төндә республикада һава температурасының шактый түбән төшүе көтелә. Татарстанда аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -15..-20, аязган вакытта -25 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез -11..-16...
-
Лениногорскилы Данил Садреев россиякүләм ярыштан җиңү белән кайтты
Түбән Тагилда чаңгыда трамплинна сикерү буенча үткән Россия Кубогында лениногорскилы Данил Садреев 227,5 очко җыеп, җиңүче булды. Данил 8нче мәктәптә укый, "Олимпия резервы" спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Александр Логинов (Лениногорск, нефть техникумы) һәм Артём Реджепов алтынчы урынны алды.Нияз Галиев -26нчы урында, Руслан Ахметшин 31нчедә. Алар икесе дә Лениногорскидан.
-
«Безгә гарип килен кирәкми» (тормыштан)
Фәйрүзә тормышка бик иртә чыкты. Яңа гына унсигез яшен тутырган кызларын әти-әнисе кияүгә бирергә бик теләмәсә дә, балаларының теләгенә каршы килә алмадылар. Ренат күрше авылдан, ипле гаиләдән, Себергә эшкә йөри иде. Фәйрүзәнең гаиләсе дә төшеп калганнардан түгел. Уңган-булган, авылда хөрмәт казанган кешеләр. Бөтен йолаларын туры китереп, никахны өйләрендә мулдан үткәрделәр....
-
Мәрхүмнәрне мәҗлес корып искә алу дөресме?
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде. "Туган як"ның узган елгы 22 декабрь санында миңа яхшы таныш булган Абдулла хәзрәт Әдһәмовның "Мәрхүмнәргә мәҗлес кору дөресме?" дип исемләнгән вәгазе басылып чыккан иде. Монда, әлбәттә, барысы да дөрес, хата юк. Тик ул безнең халкыбызга хас булган традицияне язган. Моңа каршы...
-
Дания Фәтхуллиннадан "Ак күбектәй торт" рецепты
Кирәк: 4 йомырка 350 г чамасы эремчек 100-125 г атланмай 3 стакан чамасы шикәр комы стакан ярым он ванилин Ике йомырка сарысы, аз гына йомшарган атланмай, бер чеметем тоз, он һәм стаканның 3/4 өлеше кадәр шикәр комыннан кашык белән генә йомшак камыр әвәлибез. Әзер камырны майлаган табага җәеп, 5-10 минутка...
-
Лениногорскиның Халыклар дуслыгы йортында милли диаспора җитәкчеләре катнашында чара үтте
Лениногорскида бүгенге көндә 8 милли диаспора үз эшчәнлеген алып бара: татар, рус, чуаш, мордва, әзербайҗан, әрмән, үзбәк, таҗик диаспоралары. Аларның җитәкчеләре Гончаров урамы, 1нче йортта урнашкан Халыклар дуслыгы йортының актлар залына җыелып, 2017 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Былтыр диаспоралар шактый гына мәдәни чараларда катнашкан. Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәмен оештыруда менә ничә...
-
Йомырка кабыгын ташламагыз!
Йомырканың балаларга да, өлкәннәргә дә файдасы күп булуын күпләр беләдер. Чынлап та, бер йомыркада 6 грамм аксым, 15 грамм төрле майлар, 85 миллиграмм фосфор, 25 миллиграмм кальций, 1,2 миллиграмм тимер һәм бик кыйммәтле витаминнар җыелмасы бар. Мисал өчен, бер йомырка А витаминына тәүлеклек ихтыяҗның 1/5 өлешен канәгатьләндерә. Йомырка агының биологик...
-
новости
-
Зәй-Каратайда балалар әкият дөньясына сәяхәт кылды (фотолар)
Матурлык кеше күңелендә балачак әкиятләреннән шытып чыга. Әкият укып, бала күңеле серле, тылсымлы, матур бер дөньяга күчә, хыял белән тулылана. Күптән түгел Зәй-Каратай китапханәсенә килгән балалар әнә шундый матурлык, әкият дөньясының капкасын ачып керделәр. Мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары җитәкчеләре Резедә Камалетдинова белән рус язучысы Сергей Аксаковның "Аленький цветочек" китабына 160...
-
Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты
Ата-аналарның бакча өчен абунә түләве - балаларны карау-тәрбияләү чыгымнарын каплауга тотыла. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, республика Президенты йөкләмәсе буенча, хәзерге вакытта әлеге түләүләрнең тәртибен үзгәртү мәсьәләсе карала. Бу хакта министр урынбасары бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде. Татарстанда бала авырган көннәрдә...
-
Лениногорскилылар ана капиталыннан түләү алачакмы?
Быелдан башлап, икенче бала өчен ана капиталыннан түләүләр алып була, дип ишеттем. Шул хакта аңлатсагыз иде. Ләйсән Миргалиева Сорауга Лениногорск Пенсия фондының исәпләү бүлеге начальнигы Раилә Латыйпова җавап бирә. - 2018 елдан башлап Пенсия фонды ана капиталыннан түләү алу өчен гаризалар кабул итә. Мондый матди ярдәм гаиләдә икенче бала 2018...
-
Лениногорскида “Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы узды (фотолар)
Кичә, шәһәребезнең 11нче гимназиясендә "Ак калфак" оешмасы чираттагы очрашуын уздырды. Алар бергәләшеп, әлеге оешманың 2018 елда башкарылачак эш планы турында сөйләштеләр. Шулар арасында: халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйларында , "Түгәрәк уен "фольклоры фестивалендә, шәһәребезнең "Чишмә"әдәби иҗат берләшмәсенең 60 еллык уңаеннан уздырылачак барлык чараларында актив катнашу. Аннан тыш, үзебездә "Татар җыры", "Ак...
-
Узган елда Лениногорск районында оператив хәл ничек булган?
Мэриянең актлар залында шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштергән сессиясе узды. Анда берничә төрле сорау каралды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин бүлекнең узган елгы эшчәнлегенә анализ ясады. 2017 елда шәһәр һәм район буенча 700дән артык җинаять кылынган. Җәмгыять урыннарында 186 җинаять булган. Хокук сакчылары тарафыннан законсыз әйләнештә булган 2456...
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итә
22 гыйнварда «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Лениногорскидагы җирле бүлекчәсендә, адресы:Булгаков урамы, 1а йорт,( ЗАГС бинасы, арткы яктан керергә) лениногоркилыларны республика Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов кабул итә. Кабул итү сәгать 10 да башлана. Язлыу өчен телефоннар: (5-16-11, 5-25-89). Белешмә өчен: 5-16-11 һәм 5-25-89.
-
100 мең күләмендә ярдәм бирергә җыеналар. Кемнәргә?
Авыл җирендә яшәүче гаиләләрдә туган беренче һәм өченче балага бер тапкыр 50 мең һәм 100 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирергә җыеналар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Илдар Бәдриев хәбәр иткән. Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге пособиеләр гаиләнең уртача айлык кеременә бәйле булырмы-юкмы, социаль ярдәм алу өчен...