19 февраль 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида йөзенче бала туу теркәлде
14 февраль - гашыйклар көнендә, Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә йөзенче бала туу теркәлде. Азат һәм Светлана Сафиннар гаиләсендә ир бала туды, аңа Алмаз дип исем куштылар. Әти-әнине балалары туу белән котлап, туу турында таныклык тапшырдылар.
-
Лениногорскилылар республиканың Иҗтимагый палатасы өчен тавыш бирә ала
Республика иҗтимагый палатасында иң яхшы логотипны сайлау буенча конкурс бара. Анда һәркем катнашып, иң яхшы логотип өчен тавышын бирә ала. Моның өчен сайтка керергә(http://oprt.tatar) яисә ВКонтактедагы группага керергә кирәк.(https://vk.com/oprt.tatar).
-
Лениногорскида грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге үтәчәк
2-23 февральдә «Яшьлек» спорткомплексында 16 яшькәчә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге узачак. Ярышлар 22 февральдә 10.00 сәгатьтә булачак, шул көнне 12.00 сәгатьтә тантаналы төстә ачылачак. Республиканың 13 районыннан иң көчле көрәшчеләр катнаша. Карарга килегез.
-
Лениногорск пенсионерлары шашка-шахмат буенча өченче булды
Әлмәт шәһәрендә узган шашка-шахмат зональ ярышларында өлкән шахматчыларбыз катнашты. Спортчы шахматчыларыбызның командасы өчен урынга лаек булды. Ир-атларп арасыннан шахмат буенча беренче урынны Виктор Токаре алды. Хатын-кызлар арасында узган шашка ярышында беренче урынны Антонина Арсланова алды.
-
Лениногорскида 100нче бала туды
14 февараль көнне Лениногорск ЗАГС бүлегендә 100 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Азат һәм Светлана Сафиннар гаиләсендә бәхетле вакыйга - ир балалары дөньяга килде. Аңа Алмаз дип исем куштылар. ЗАГС бүлеге белгече Елена Давыдова баланың туу турындагы таныклыгы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Лениногорск ЗАГС бүлеге фото: http://www.dailyurdunews.com/wp-content/uploads/2016/07/news-1468160057-4418_large.jpg
-
Минтимер Шәймиевнең оныгы Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә
Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева «Tatler» журналына биргән интервьюсында Forbes версиясе буенча үзенең Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегенә кертелгәнен белгәч, елап җибәрүе турында һәм бабасына оныкларын акча кадерен белергә өйрәткәне өчен рәхмәтле булуы турында сөйләгән. Бу хакта «Вести КАМАЗа» яза. 26 яшендә «ТАИФ» директорлар советы әгъзасы булган...
-
Лениногорск ЗАГСында яңа өйләнешүче парларны коймак белән сыйлаганнар
Май чабу бәйрәме - кышны озатып язны каршы алу. Бу бәйрәм иң күңелле, туклыклы һәм берничә көн дәвамына сузылган халык бәйрәме. Бу көннәргә язылышу датасын билгеләү үзенә бер истәлекле. Лениногорск ЗАГС бүлегендә бу бәйрәм атнасында барлыгы 7 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде. Ә инде бүлек белгечләре язылышу тантанасын үзенчәлекле...
-
Лениногорскиның күпбалалы гаиләләренә сертификат тапшырдылар (фотолар)
Шушы көннәрдә шәһәр һәм районда яшәүче күпбалалы ике гаилә өчен шатлыклы мизгелләр булды: аларга тантаналы төстә торак алу өчен сертификат тапшырылды. Бүгенге заманда гаиләдә күп бала тәрбияләп, аларны аякка бастыру өчен ата-анадан көч тә, финанс мөмкинлекләре дә таләп ителә. Әле ярый, дәүләт тә ярдәм кулы суза. Хәзерге вакытта биш һәм...
-
Салкын көннәрдә ничек тукланырга?
Елның салкын көннәрендә тормышыбыз әкренәйгән кебек тоелуына игътибар иткәнегез бармы? Урамда без әз булабыз, күбрәк өйдә утырабыз һәм нигездә аш бүлмәсендә кайнашабыз. Чөнки нәкъ менә салкын көннәрдә туклыклы матдәләр тизрәк тотыла, ә безнең тәнгә салкыннардан саклану өчен «ягулык» кирәк. Салкында да күңел күтәренке булсын, көч-дәрт ташып торсын, шул ук вакытта...
-
Йортыгызны теркәдегезме? 1 марттан “дача амнистиясе” тәмамлана
2018 елның 1 мартыннан шәхси торак йортлар өчен "дача амнистиясе" тәмамлана. Бу хакта Росреестрның Башкортстан буенча идарәлеге искәртә. Мартка кадәр вакыт аз калды. Шулай да әлеге мәсьәләне кичектереп килүчеләр, бәлки, документларын теркәргә өлгерер. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 мартына кадәр шәхси торак төзелеше объектын, әгәр ул төзелеп беткән булса, дәүләт...
-
Лениногорскилыларны кыска эш атнасы көтә
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк. 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе...
-
Хезмәт хакы түләмәү буенча гражданнарны кабул итәләр
20 февральдә 9.00-12.00 сәгатьләр аралыгында республика буенча Тикшерү идарәсенең барлык бүлекчәләрендә хезмәт хакын түләмәү сораулары буенча гражданнарны кабул ителә. Кабул итүгә Тикшерү бүлекчәләренә барырга кирәк. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү үткәреләчәк. Язылу өчен телефоннар: 221-74-57; 221-74-14; 221-75-27.
-
Масленица бәйрәме фаҗига белән тәмамланды
18 февральдә Кизләр шәһәрендә (Дагестан Республикасы) Масленица бәйрәмендә җинәятче - кеше күп җыелган урында ут коралыннан атты. Фиҗига корбаннары - 4 вафат булган кеше һәм 4 яраланган кеше. Яраланган кешеләрнең өчесе - тәртип саклаучылар. Хәзерге вакытта җинятьченең кем икәнлеге һәм аның мотивлары ачыклана . Фото: http://park72.ru http://www.interfax.ru
-
АН-148 самолеты һәлакәткә очраган урында эзләү эшләре төгәлләнгән
Коткаручылар 50 гектардан артык җирне тикшергән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы АН-148 һәлакәткә очраган урында эзләү эшләрен төгәлләгән, дип хәбәр итә «Интерфакс». Министр Владимир Пучков гадәттән тыш хәл зонасыннан көчләрне этаплап чыгара башларга йөкләгән. Коткаручылар барлыгы 50 гектардан артык җирне тикшергән, һава...
-
Татарстанда фаҗига: әниле-уллы тереләй янып үлгән, берсе тәрәзәдән чыгып котылган
17 февраль көнне Каратун станциясендә торак йортта янгын чыга. 18 сәгать 39 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә йорт яну турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр сүзләренә караганда, йортный верандасы тиз янучан төзелеш материалы белән тышланган, шуңа күрә янгын тиз таралган һәм көчле ис таралган. Янгынны сүндерү вакытында йорт эчендә ике кеше...