19 май 2014 яңалыклары
-
Халыкны социаль яклау бүлегендә яңа җитәкче
Бүген шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов атналык планеркада халыкны социаль яклау бүлегенә билгеләнгән яңа җитәкче белән таныштырды. Ул - Елена Николаевна Ефременкова. Моңа кадәр Елена Николаевна "Торак-коммуналь хуҗалыгы информацион ресурслар үзәге"ндә директоры урынбасары вазыйфасын башкара иде.
-
Лениногорскида Музейлар көне узды
17 майда Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда Халыкара Музейлар көне үтте. Быелгы көннең темасы - "Музей коллекцияләре берләштерә". Музей хезмәткәрләре Балалар музыка мәктәбе укытучылары, укучылары, шулай ук "Шанс" клубы, 2 нче мәктәп укучылары белән берлектә килгән кунакларга музыка, поэзия турында сөйләп, җырлап күрсәтте. Шигырьләр, романслар башкарылды, тере инструменталь музыка яңгырады....
-
Лениногорск КВН лиганың финал уены җиңүчеләре билгеле
16 май көнне Мәдәният сараенда КВН лиганың финал уены үтте. Дүрт команда катнашты, болар-Лениногорскидан ике команда ("КАИ җыелмасы" һәм "Smile"), Бөгелмәдән икәү ("Гамбит" һәм "БМТ United"). Сәхнәдән җыр-моң яңгырады, видеороликлар, миниатюралар күрсәтелде. Соңыннан жюри рәисе Наталья Царегородцева ике команданы берьюлы чемпион дип билгеләргә кирәклеген әйтте. Шулай итеп, Лениногорск нефть техникумының...
-
Лениногорск урманнарына вакытлыча керергә ярамый
"Лениногорск урман хуҗалыгы" майның өченче декадасында районыбыз урманнарының зыян салучы корткычларга каршы эшкәртелүе турында хәбәр итә. 15 июньгә чаклы урманнан гөмбә, дару үләннәре җыю, көтү кертү ярамый. Өстәмә мәгълүматны 2-60-58, 8-919-623-76-64, 8-919-623-76-69 телефоннары буенча алырга мөмкин.
-
19 май – Татарстан матбугаты көне
"Заман сулышы" газетының иң беренче саннарында Шамил Бикчуринның "Үзе бер тарих" дигән язмасы басылып чыккан булган. Анда "Беркемнән дә сер түгел, халыкларның милли дәрәҗәсе, үзаңы, культурасы аларда чыккан матбугат саны белән үлчәнгән" дигән юллар бар. Кызганыч, татар матбугаты, бигрәк тә татар газетлары үсешенә киртә тудыручы сәбәпләр шактый күп шул. Руслашу,...
-
Авыл талантларының салават күпере
Иске Шөгер мәдәният йортында "Асылташларның салават күпере" исемле фестиваль узды, ул "Авыл - гаилә сыман" проекты кысаларында үтте. Биредә районыбыз авылларыннан килгән талантлар үзләренең осталыгын күрсәтте. Яз айларында махсус комиссия унөч авылдан 150 номер караган. Ул көнне шулар арасыннан иң-иңнәре җыелган иде. Бәйрәм белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде....