Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск КВН лиганың финал уены җиңүчеләре билгеле

16 май көнне Мәдәният сараенда КВН лиганың финал уены үтте. Дүрт команда катнашты, болар-Лениногорскидан ике команда ("КАИ җыелмасы" һәм "Smile"), Бөгелмәдән икәү ("Гамбит" һәм "БМТ United"). Сәхнәдән җыр-моң яңгырады, видеороликлар, миниатюралар күрсәтелде. Соңыннан жюри рәисе Наталья Царегородцева ике команданы берьюлы чемпион дип билгеләргә кирәклеген әйтте. Шулай итеп, Лениногорск нефть техникумының...

16 май көнне Мәдәният сараенда КВН лиганың финал уены үтте.
Дүрт команда катнашты, болар-Лениногорскидан ике команда ("КАИ җыелмасы" һәм "Smile"), Бөгелмәдән икәү ("Гамбит" һәм "БМТ United").
Сәхнәдән җыр-моң яңгырады, видеороликлар, миниатюралар күрсәтелде. Соңыннан жюри рәисе Наталья Царегородцева ике команданы берьюлы чемпион дип билгеләргә кирәклеген әйтте. Шулай итеп, Лениногорск нефть техникумының "Smile" командасы һәм Бөгелмәнең "Гамбит" командасы җиңүче булды. "КАИ җелмасы" - II, "БМТ United" - III урында.
Кубокны КВН оештыручылары бер генә экземплярда әзерләгән иде. Командалар үзара киңәшкәннән соң, киләсе сезон уенында җиңәчәк командага тапшырырга булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КВН

2
X