19 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорскига бүләк тапшырылды
Татарстан Министрлар Кабинетында былтыр балаларның җәйге ялын оештыру кампаниясенә йомгак ясалып, бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең муниципаль районның башкарма комитеты да бар.
-
Лениногорскилылар, игътибар! Һава торышының көйсезләнүе көтелә
Сиоптиклар Татарстанда һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә. Иртәгә, 20 майда, республикада һәм аның башкаласында көньяк-көнчыгыштан искән җилнең секундына 15-20 метрга җитеп көчәю көтелә, яшен булуы да мөмкин. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида ТОССта балалар өчен Гаилә көне үткәрделәр (фотолар)
Лениногорскиның унберенче һәм алтынчы территориаль үзидарә микрорайоннарында яшәүче балалар өчен Гаилә көненә багышланган "Гаилә ни өчен кирәк" дип аталган әдәби әңгәмә үтте. Әлеге чараны балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде. Балалар үзләре дә актив катнаштылар. "Чуаркай" әкиятен уйнадылар, төрле уеннарда катнаштылар, сорауларга, табышмакларга җавап биреп, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Азактан барлык катнашучылар татлы призлар...
-
Лениногорск аграрийлары чәчүне тәмамлау алдында
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, район хуҗалыкларында чәчү эше 90 проценттан артыгы башкарылган. Хәзерге көндә солы, борчак, вика культуралары чәчеп бетерелгән. Язгы бөртеклеләр арасында иң күп мәйданнарны сабан бодае алып тора, ул 10 мең 872 гектарда булачак. Аның планнан тыш та артыгын чәчәргә исәпли хуҗалыклар. Югары керемле культуралардан -...
-
Чаллыда Саклык банкын шартлатканнар (видео)
Банк бүлеге өч көнсез хезмәт күрсәтә алмаячак. Чаллының 53 нче комплексында Саклык банкындагы шартлау төнлә - 1:33 сәгатьтә булган. Моны караклар эшләгән. Алар өчәү булган, диелә. Гадәттән тыш хәлне күзәтү камерасы төшереп алган. Шартлау вакытында биш банкоматның берсе җимерелгән. Моннан тыш түшәм ишелгән, күзәтү камерасы да эштән чыккан. Урланган акча...
-
Лениногорскида Халык ашлары көне узды (фотолар)
Шәһәребезнең унынчы һәм беренче санлы ашханәләрендә Халык ашлары көне үткәрелде. "Татнефть- УРС" карамагындагы ашханә хезмәткәрләре сыйны бик мулдан әзерләгән иде. Беренче ашханәдә чуаш халык ашларыннан өстәл сыгылса, икенчесендә татар халык ашларына өстенлек бирелгән иде. Хәтта пешекчеләр дә милли татар киемннән иде. Тулаем татар мөһите тудырылган иде. Бирегә килгән халык татар...
-
Тәмәке капларына агулы булуын язу мәҗбүри
15 майдан тәмәке капларына аның составы турында төгәл мәгълүмат урнаштырыла башлаячак. Һәр сигарет кабына «агу, канцероген һәм мутаген матдәләр бар» дигән язу урнаштыру мәҗбүри. Шулай ук кулланучыларда кызыксыну уята торган рәсемнәр, әйтик, җиләк, үлән, чәчәкләр төшерергә дә ярамаячак. Яңа каплы сигаретлар кибет киштәләрендә акрынлап пәйда булачак. http://shahrikazan.com
-
Туристларга ташламалы карталар кертелә
Быелдан Россиядә 30 яшькә кадәргеләр үзенчәлекле пластик картага ия була алалар. Аның ярдәмендә ил эчендә сәяхәт кылганда юл билеты (поездга, самолетка), кунакханәдә тору, кафе-рестораннарда туклану һәм күңел ачу чаралары өчен ташламлар ясалачак. Аларның күләме хәтта 50 % ка кадәр җитәргә мөмкин. Кайда нинди ташлама тәкъдим ителүен махсус мобиль программа аша...
-
Юкка чыккан самолетта Россия кешеләре булмаган
Париждан Каһирәгә очучы Egyptair авиакомпаниясенең диңгезгә егылып төшкән дип фаразланучы пассажир самолетында Россия гражданнары булмаган. EgyptAir авиакомпаниясе самолеттагы пассажирлар исемлеген бастырып чыгарды. Алар арасында Франциянең - 15, ә Мисырның 30 гражданы бар. Алардан тыш берәр пассажир Бөекбритания, Бельгия, Кувейт, Согуд Гарәбстаны, Судан, Чад, Португалия, Алжир, Канада һәм ике кеше Ирактан...
-
19 май - Республика матбугаты көне. Безне һөнәри бәйрәм белән котлыйлар
12 майда Казанга күченеп килүебезгә бер ел тулды. "Сагынасыңмы?" дип сорыйлар. Сагынмаган кая?! Тормышыбыз, гомеребезнең иң актив чоры Лениногорск шәһәрендә үтте. Балаларыбыз туып-үсте, белем алды. Үзебез дә хезмәттә чыныктык, дуслар таптык. Ныклап аякка бастык. "Заветы Ильича"ның ("Лениногорские вести") хатлар бүлегендә 1969 елның 4 апрелендә эшли башлаган идем. Аннан мөстәкыйль татар...
-
Лениногорскида юл һәлакәте, берәү үлгән
Үзган төн районда юл һәлакәте булган. 24 сәгать 10 минутта Шөгер-Клявлино-Урдалы юлында 1987 елгы "ВАЗ-2109" автомобилен йөртүче, беренчел мәгълүматлар буенча, исерек хәлдә каршы як полосага чыга һәм юл кырыена төшеп китә. 1989 елгы пассажир алган җәрәхәтләрдән үлгән.Машина йөртүче хастаханәгә озатылган.
-
Тагын самолет төшкән
Париждан Каһирәгә очучы Egyptair авиакомпаниясенең пассажир самолетының язмышы билгесез. Ул Урта диңгезгә егылып төшкән дип фаразланыла. Очкыч Греция киңлекләренә керү белән 20 минуттан соң радардан юкка чыга. Мисырның җирдәге хезмәтләренә очкычның бәлага юлыгу турындагы хәбәр килеп ирешмәгән диелә. Самолетта экипажның 10 әгъзасы һәм 56 пассажир булуы турында әйтелә. Алар арасында...
-
Лениногорскида җылы һәм коры булачак
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 19 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем юк. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә иң түбән температура 5-10 градус тәшкил итә. Көндез температура 23 градуска кадәр күтәреләчәк. http://tat.tatar-inform.ru
-
Татарстанда бер ир-ат өйдәш хатын-кызга ут төрткән
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан 41 яшьлек ир-ат - Юрий Томковка карата җинаять эше кузгатылган. Ул ут төртеп өйдәшен яндырырга теләгән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 17 майда, Тәтеш районындагы Алекин Аланы авылындагы бер йортта, исерек хәлдә булган Томков 48 яшьлек хатын-кызның өстенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Хатын-кыз...
-
Иртәләрегез хәерле, көннәрегез күңелле үтсен!