Лениногорскида ТОССта балалар өчен Гаилә көне үткәрделәр (фотолар)
Лениногорскиның унберенче һәм алтынчы территориаль үзидарә микрорайоннарында яшәүче балалар өчен Гаилә көненә багышланган "Гаилә ни өчен кирәк" дип аталган әдәби әңгәмә үтте. Әлеге чараны балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде. Балалар үзләре дә актив катнаштылар. "Чуаркай" әкиятен уйнадылар, төрле уеннарда катнаштылар, сорауларга, табышмакларга җавап биреп, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Азактан барлык катнашучылар татлы призлар...
Лениногорскиның унберенче һәм алтынчы территориаль үзидарә микрорайоннарында яшәүче балалар өчен Гаилә көненә багышланган "Гаилә ни өчен кирәк" дип аталган әдәби әңгәмә үтте. Әлеге чараны балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде. Балалар үзләре дә актив катнаштылар. "Чуаркай" әкиятен уйнадылар, төрле уеннарда катнаштылар, сорауларга, табышмакларга җавап биреп, тапкырлыкларын күрсәттеләр.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев