19 июнь 2018 яңалыклары
-
"Йоклаганда егетнең тыныннан мендәр-япмаларына ут капкан"
Җир йөзенә туган һәрбер кешенең нинди булса сәләте була, диләр. Аны үз вакытында күрә, үстерә белергә генә кирәк. Ләкин кешелек тарихында акыл белән аңлата алмаслык могҗизалы сәләтләргә ия булган кешеләр яшәгәнлеге дә мәгълүм. Сүз XX гасырның 20нче еллары азагында Мичиган штаты По-По шәһәрендә яшәгән кеше-факел турында бара.
-
Тупыл мамыгы – янгын чыганагы
Озак вакытлы коры, эссе һава торышы булганда тупыл мамыгы янгын чыгу куркынычы китереп чыгара. Соңгы көннәрдә тупыл мамыгы оча башлады. Ә бу мамык аз гына очкын булганда да, дары шикелле кабынып китә һәм зур тизлек белән яна башлый.
-
Лениногорск хуҗабикәләренә киңәшләр: киемнең төсен ничек яңартырга
Күп юа торгач, тукыманың төсе уңа, нәтиҗәдә, яхшы гына әйбер, әле тузмаган да килеш яраксызга әйләнә. Әмма аны рәткә кертергә дә була!
-
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты
Республикада яшенле яңгыр, боз явачак, көчле җил исәчәк.
-
Лениногорск кызлары волейболда җиңде
Туймазыда волейбол буенча хатын-кыз командалары арасында ачык чемпионат төгәлләнде.
-
Казан урамында машинага утырып арыслан йөри
Социаль челтәрләрдә Казан урамында машинаның алгы утыргычында арыслан утырып йөрүе турында видео таралды.
-
Татар телендә өр-яңа фильм караячакбыз
“Яңа Гасыр” телеканалы татар телендә “Көтелмәгән кунак” дип аталган күп серияле фильм төшерә башлады. Традиция буенча, ТНВ каналы һәр яңа сезонны яңа проект белән ача. Быел исә сезон әлеге фильм белән ачылыр дип көтелә. Шулай итеп, тамашачы телесериалны көз көне күрә алачак. Сценарий авторлары – Халисә Ширмән (безнең якташ) һәм Нурания Җамали.
-
Әлмәттә җитди юл һәлакәтендә "Лада" машинасына ут капкан
Фаҗига урынында булучылар әйтүенчә, машина йөртүче исерек булган. Әлмәттә "Лада" машинасына ут капкан юл фаҗигасе видеоязмасы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына килеп иреште.
-
Өчпочмак иң тәмле милли ашлар топ-өчлегенә кергән
"Татар-информ". Лидерлар рәтендә Башкортстан бәлеше һәм Кырым кибиннары да урын алган.