19 июль 2022 яңалыклары
-
1 августтан Россиядә пенсия артачак
1 августтан Россиядә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга түләүләр индексацияләнәчәк. Якынча 7,3 млн кешенең пенсиясе артачак.
-
Россия курортларында туристларга куркыныч тудыручы 5 чирне атаганнар
Исемлеккә ротавирус, А гепатиты, алтынсу стафилококк, Коксаки вирусы һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләр кергән.
-
Тәмәке көйрәтергә яратучы күршеңнән компенсация түләтү мөмкинлеген аңлатканнар
Европа юридик хезмәте юристы Орест Мацала “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә төтен тараткан өчен тәмәкече күршеләрдән компенсация таләп итәргә мөмкин булуы турында сөйләп үткән.