Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия курортларында туристларга куркыныч тудыручы 5 чирне атаганнар

Исемлеккә ротавирус, А гепатиты, алтынсу стафилококк, Коксаки вирусы һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләр кергән.

Туристлар Россия курортларында башлыча ротавирус, А гепатиты, алтынсу стафилококк, Коксаки вирусы һәм җенси юл белән күчә торган инфекцияләр белән зарарлана. Бу хакта “Известия” яза.
Туристлар бигрәк тә ротавирус инфекциясеннән еш зыян күрә. Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты белгече Михаил Лебедев билгеләп үткәнчә, 5 яшькә кадәрге балаларда авыр формада эч китүләр еш теркәлә.
Туристларны сагалап торган тагын бер хәтәр чир – ул да булса А вируслы гепатиты (Боткин чире). “Сары авыруы” буларак халыкта мәгълүм булган йогышлы бавыр авыруы бу.
Туристлар чирләре исемлегенә шулай ук алтынсу стафилококк кертелгән. Табиб-инфекционист Иван Коновалов сүзләренә караганда, инфекция сәламәт кешенең тән тиресендә һәм лайласыман тышчасында “тыныч кына” яшәргә мөмкин. Әмма кайвакыт сәламәтлеккә куркыныч тудырырдай үзенчәлекләр ала. Мәсәлән, ул озак сакланган ризыкта үрчергә мөмкин.
Ә инде җенси юл белән күчә торган инфекцияләр таралуда, белгечләр әйтүенчә, демографик, медицина, социаль, икътисади, мәдәни, үз-үзеңне тоту факторлары зур роль уйный.

https://vatantat.ru/2022/07/87347/

https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев