19 октябрь 2015 яңалыклары
-
30 яшьлек ир-ат 10 нчы каттан сикергән
Казан шәһәренең Дубравная урамындагы бер йортта яшәүче 30 яшьлек ир-ат Ария төркеменең "Я свободен" җыры башкарылган вакытта сикергән, дип хәбәр итә "События". Күршеләре әйтүенчә, ул шат күңелле кеше булган, яхшы эштә эшләгән, әти-әнисеннән аерым торган. Ә менә шәхси тормышына килсәк, аның яраткан кешесе булмаган, дип сөйлиләр. Бәлки шул да үз-үзен...
-
Лениногорскида кар ява, буран көтелә, юлларда сак булыгыз
Лениногорскида бүген, 20 октябрь көнне кар ява. Буранлап та алуы ихтимал. Температура көндез 0, төнлә -1 градуска кадәр булачак. 21 октябрь көнне аяз көн. Явым-төшем көтелми. Температура көндез -3, төнлә -5 градуска кадәр.
-
Лениногорскида өч кеше ВИЧ-инфекция йоктырган
1-7 октябрьдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 28 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Аерым алганда, Казанда, шул чорда 12 очрак теркәлгән, Чаллыда - 5, Лениногорск районында - 3, Яшел Үзәндә -2, Әлмәт, Буа,Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама районнарында берәр...
-
Лениногорск районында авыл хуҗалыгы техникаларын тикшерү үтте
Узган атнада районда авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую буенча конкурс үтте. Гадәттәгечә, көз көне кыр эшләре тәмамлангач, техникаларны саклауга кую буенча конкурс үткәрелә. Махсус комиссия карап тикшерә, җитешсезлекләрне ачыклый. Быел комиссия составында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан инженер-техник бүлек начальнигы Ришат Булатов һәм "Россельхозцентр"ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары...
-
Лениногорскиның Чайковский урамында авария булган
Кичә кич, 19 сәгать 20 минутта Лениногорскиның Чайковский һәм Садриев урамнары чатында авария булган. "Лада Калина" һәм "Форд" машиналары бәрелешкән. Алар бер-берсенә каршы килә булган. "Фрд" машинасы хуҗасы әйтүенчә, шул вакыт юлны аркылыга эт чыгып барган, ул рульны сулга борган һәм "Лада Калина" машинасына килеп бәрелгән. "Лада Калина" хуҗасы, 1973...
-
Лениногорск каратистлары призлы урыннар яулап кайтты
18 октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең "Ярыш" спорт комплексында "киокусинкай" каратэның бер төренә багышланган шәһәр беренчелегенең ачылу тантанасы узган. Анда 12 яшьтән алып 15 яшькә кадәр булган 230га якын спортсмен катнашкан. Алар арасында Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Казан, Чистай һәм башка шәһәр спортчылары да булган. Шәһәребезнең "Кекушин каратэ Федерациясе"ннән катнашкан...
-
Лениногорскилыларда наркотик табылган
1984 елгы Карабаш кешесе һәм 1982 елгы лениногорскилыга карата җинаять эше кузгатылган. Алардан мәк чәчәге саламы һәм әфьюн алынган.
-
Лениногорскида берәүнең сумкасы белән бергә 60 мең акчасын урлаганнар
Лениногорск шәһәренең Девонская урамы 94 нче йорт янында була бу хәл. Билгесез зат бер хатын-кыз сәламәтлегенә зыян китереп, сугып, аның сумкасы һәм аның эчендә булган 60 мең сум акчасын урлый. Оператив-профилактик чаралар үткәреп полиция хезмәткәрләре 1982 елгы хатын-кызны тоткарлый. Әлеге хатын-кыз үз хатасын таный. Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
Лениногорск районында абыйсы энесенә балта белән суккан
Лениногорск районы Глазово авылында 1986 һәм 1990 елгы бертуган абыйсы һәм энесе арасында сугыш чыга. 1986 елгы абыйсы энесенә балта белән берничә тапкыр суга. Янәшәләрендә әниләре дә була. Ике егет тә беркайда да эшләми, элек хөкем ителгәннәр. 1986 елгы егеткә карата җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Лениногорск эчке эшләр бүлеге...
-
Гүзәлем һәм Салават Миңнехановтан яңа шаян клип карыйбыз (видео)
Тракторчы Салават Миңнеханов Гүзәлемне гламур бутиклардан урлап алып кайткан. Һәрхәлдә яңа клипның сценарие әнә шундый. Карыйбыз, һәм күңел ачабыз.
-
Әлфинә Әзһәмова "блондинка" булган
Танылган җырчы Әлфинә Әзһәмова "Ерактагы йолдызым" җырына клип төшергән. Ләкин гадәттә көнчыгыш стилендә күрергә өйрәнгән җырчыбыз анда бөтенләй башка образда күренә. Әлфинә Әзһәмова - "блондинка" булган! Әлфинә ханым, чыннан да, чәчен буятканмы, юкмы - бу хакта үзеннән сорадык. - Клипны диңгез буенда төшердек. Аны төшерүче егетләр образымны үзгәртүемне, ягъни чәчемне...
-
Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп расланган
Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә. Агымдагы елның 1...
-
Уралда җир тетрәгән
Свердловск өлкәсендә җирле вакыт белән иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә (Мәскәү вакыты белән 00:45 сәгать) җир тетрәгән. Аның көче магнитуда шкаласы буенча 4,2гә җиткән. Җир тетрәүнең Екатеринбургтан 66 чакрым ераклыкта, шәһәрнең төньяк-көнбатышында булганлыгы әйтелә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге җир терәү аркасында азрак тирбәлеш кенә тойган, шартлау тавышы ишетелмәгән. Тирбәлеш ике тапкыр кабатланган:...
-
Бала психикасы өчен зыянлы уенчыкларга келәймә сугарга җыеналар
Россиядә бала психикасы өчен зыянлы уенчыкларны келәймәләргә җыеналар. Моның өчен, иң беренче чиратта, уенчыкларга бәя бирү өчен иҗтимагый комиссия төзергә кирәк. Әлеге тәкъдимне гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары үсеше буенча РФ Президенты каршындагы Совет әгъзасы Яна Лантратова күтәреп чыккан. Белгечләр уенчыкның зыянлы булуын ачыклый икән, аларга тиешле келәймә сугарга кирәк,...
-
"Татар кызы-2015" конкурсы җиңүчесе билгеле булды
Атна азагында Чиләбедә "Татар кызы-2015" конкурсының финалы узды. Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек конкурсы финалы җиңүчесен "Лада" автомобиле һәм кулдан эшләнгән энҗе, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән таҗ көтүе хакында хәбәр иткән идек инде. Әлеге кыйммәтле бүләкләргә, ә иң мөһиме "Татар кызы-2015" конкурсы җиңүчесе исеменә 12 кыз арасында Пермь крае...