Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

"Татар кызы-2015" конкурсы җиңүчесе билгеле булды

Атна азагында Чиләбедә "Татар кызы-2015" конкурсының финалы узды. Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек конкурсы финалы җиңүчесен "Лада" автомобиле һәм кулдан эшләнгән энҗе, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән таҗ көтүе хакында хәбәр иткән идек инде. Әлеге кыйммәтле бүләкләргә, ә иң мөһиме "Татар кызы-2015" конкурсы җиңүчесе исеменә 12 кыз арасында Пермь крае...

Атна азагында Чиләбедә "Татар кызы-2015" конкурсының финалы узды.
Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек конкурсы финалы җиңүчесен "Лада" автомобиле һәм кулдан эшләнгән энҗе, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән таҗ көтүе хакында хәбәр иткән идек инде. Әлеге кыйммәтле бүләкләргә, ә иң мөһиме "Татар кызы-2015" конкурсы җиңүчесе исеменә 12 кыз арасында Пермь крае Бардым районы Алинә Аптукова лаек булган. Шунысы кызык: финалда катнашучылар өчен интернет аша тавыш бирүдә Алинә 392 тавыш белән җиденче генә булган. Ә Татарстаннан Түбән Кама кызы Миләүшә Морзаханова өчен 3 меңнән артык кеше тавыш биргән. Бу - беренче күрсәткеч.
Алинә - Казан өчен дә ят кыз түгел. Башкалада укыган вакытта ул "Ләззәт" төркемендә җырлап йөргән. Сүз уңаеннан: конкурсның финалында ТР Премьер-министры Илдан Халиков җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Татарның танылган сәнгать әһелләре - Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, "Артур һәм Марат" дуэты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын да күрергә булган.
Фотолар: dostup1.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс татар кызы 2015 татар кызы 2015