19 октябрь 2019 яңалыклары
-
Лениногорскилылар "Татарча диктант" акциясендә катнашты
Бүген, 19 октябрьдә бөтен дөнья "Татарча диктант" акциясенә кушылды, лениногорскилылар да язды.
-
Урдалыдан Алмаз Мәүлетов бабасы җирләнгән урында - Белоруссиядә булып кайтты (фотолар)
- Әлеге сәфәргә без күптәннән әзерләнә башладык, менә быел көз аенда максатыбызны чынга ашырдык, - дип сөйли Урдалыда яшәүче Алмаз Мәүлетов.
-
Батарейкаларны башка калдыклар белән бергә чүплеккә ташлауны тыярга ниятлиләр
Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында батарейка һәм аккумуляторларны башка каты калдыклар белән бергә чүплеккә ташлауны тыярга тәкъдим иттеләр. Ведомство боерыгы проекты норматив-хокукый актлар порталында дөнья күргән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
-
Укучыларның көзге каникулы кайчан башлана
Укучыларның көзге каникулы 30 октябрьдә башлана.
-
Дамба китү нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган
Краснояр краенда дамба җимерелгәч, 12 кеше һәлак булган, тагын 15 эшченең язмышы билгесез. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
-
“ҮЗ ӨЕБЕЗНЕ ТӨЗЕРГӘ ХЫЯЛЛАНАБЫЗ”
Җырчылар, ирле-хатынлы Линара БАТТАЛОВА һәм МАРАТ ГАЛИМОВ әлегә хәтле төркем белән эшләделәр. Линараны “Рәхәт Лукум”, “Кыю кызлар” солисты буларак беләбез. Ә Марат — “Казан егетләре” төркеме, “Артур-Марат” дуэты җырчысы. Дөресрәге, иделәр.
-
Иртәнге аш ябыктыра аламы?
Ул тәмле дә, файдалы да, һәм бернинди диета да кирәкми.