Лениногорскилылар "Татарча диктант" акциясендә катнашты
Бүген, 19 октябрьдә бөтен дөнья "Татарча диктант" акциясенә кушылды, лениногорскилылар да язды.
“Татарча диктант” акциясе 2014 елдан бирле үткәрелеп килә.
Әлеге акциягә кушылучылар саны елдан-ел арта бара.
Шәһәрнең 12нче лицеенда узган диктантка әти-әниләр, олы яшьтәгеләр килде. Укучылар ике класска бүленеп язды.
Ике төрле текст әзерләнгән иде: рус төркеме өчен Г. Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар" тексты. Татар төркеме өчен Р. Миңнуллинның "Кулыма китап алам".
Диктантның нәтиҗәсе diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктант язучылар, шушы сайтка кереп, үзләренең кодлары аша билгеләрен белә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев