19 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Лениногорск районы яшьләре җыр-биюдә көч сынашты
Иске Шөгер Мәдәният йортында авыл яшьләре арасында үзешчән сәнгать смотрының сайлап алу туры узды. Бирегә районыбыз авылларыннан егет-кызлар җыелып, үзләренең җыр-моңга булган сәләтләрен күрсәтте. Смотрның йомгаклау, ягъни гала-концерт 28 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә шул ук урында - Иске Шөгердә үтәчәк. Бу көнне җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Килегез, менә дигән концерт карарсыз.
-
Илдар Халиков: "Иң мөһим мәсьәлә - торакны вакытында тапшыру"
ТРда бүгенгә 1 миллион 917 мең кв.метр фатир сафка бастырылган, бу еллык биремнең 77 процентын тәкшкил итә. Бу хакта шимбә ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә белдерелде. Чара видеоконференция режимында үтте. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, 16 муниципаль берәмлек торакны сафка...