Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Илдар Халиков: "Иң мөһим мәсьәлә - торакны вакытында тапшыру"

ТРда бүгенгә 1 миллион 917 мең кв.метр фатир сафка бастырылган, бу еллык биремнең 77 процентын тәкшкил итә. Бу хакта шимбә ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә белдерелде. Чара видеоконференция режимында үтте. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, 16 муниципаль берәмлек торакны сафка...

ТРда бүгенгә 1 миллион 917 мең кв.метр фатир сафка бастырылган, бу еллык биремнең 77 процентын тәкшкил итә. Бу хакта шимбә ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә белдерелде. Чара видеоконференция режимында үтте.


ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, 16 муниципаль берәмлек торакны сафка бастыру буенча планны тулы күләмдә башкарган (Әгерҗе, Аксубай, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч һ.б.).
20 муниципаль берәмлектә еллык бирем 80 проценттан артык күләмдә башкарылган. Алардан 11ндә еллык план 90 проценттан артык күләмдә үтәлгән (Әтнә, Әлки, Актаныш, Мөслим һ.б.). Калган вакыт эчендә тагын 562 мең кв.метр торак төзергә һәм сафка бастырырга кирәк.
2012 нче ел социаль ипотека программасына караган 23 төзелә торган йорт буенча хәл түбәндәгечә: 21 объект - төзелеп бетү стадиясендә, 2 объект - югары әзерлек стадиясендә.
Республикада 696 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 101 йорт төзелеше дәвам итә.
Сафка бастырыласы булган 41 күпфатирлы инвестицион торак йортларның 37се - югары әзерлек стадиясендә, уртача әзерлек стадиясендә - 4 йорт.
Аз катлы төзелеш, шул исәптән индивидуаль торак төзелеше, программасының республика буенча 1 мең 194 объекттан 731е югары әзерлек дәрәҗәсендә, уртача - 345 йорт, түбән - 118 йорт.
Торакны сафка бастыру буенча вәзгыять иң катлаулы булган районнарның җитәкчеләре Илдар Халиковка видеоконференцэлемтә ярдәмендә сораулар якын арада чишеләчәген һәм 2012 нче ел программасы буенча объектлар вакытында тапшырылачагын хәбәр иттеләр.
Нәтиҗә ясап, ТР Премьер-министры 2012 нче елның социаль ипотека һәм тузган торакны бетерү программалары яхшы дәрәҗәдә башкарылган булуын билгеләде. Шул ук вакытта ул республика районнары администрацияләре башлыкларына 2013 нче елда төзелеш өчен документлар әзерләү буенча эшне башларга кушты.
"Без йортларны төзү эшен тыныч һәм яхшы һава шартларында тәмамлау өчен, төзелеш сезоны 1 нче гыйнварда түгел, ә 1 нче сентябрьда башланырга тиеш", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кићђшмђ