19 декабрь 2013 яңалыклары
-
Ивановкада часовня төзергә акча җыю өчен счет ачылды
Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Ивановка авылында часовня төзү буенча киңәшмә үтте. Исегездә булса, 13 сентябрьдә янып, авыл халкы яңасын төзү мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Моңа район җитәкчелеге дә актив кушылып китте. Киңәшмәдәге барлык тәкъдимнәр исәпкә алынып, төзелеш өчен ярдәм җыю турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта часовняның проекты,...
-
Лениногорскилыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
20 декабрьдә лениногорскилыларга көне буе бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге бирелә. Бу - Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уңаеннан үткәрелә. Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә - адресы: Куйбышев урамы, 21 нче йорт - иртәнге 8.00дән кичке 16.00 сәгатькә чаклы мөрәҗәгать итәргә була. Сезне адвокат, нотариус һәм прокуратура хезмәткәрләре кабул...
-
Лениногорскилылар чыршы ала башладылар
Өйләрендә чыршы бизәп куярга өлгерүчеләр шактый, дип беләм. Безгә дә чират җитте, бугай. Ниндиенә өстенлек бирергә, кайдан алырга? Урманда үскәнен бернинди ясалмасы да алыштыра алмый, билгеле. Лениногорск урман хуҗалыгыннан алынган мәгълүматка караганда, шәһәрдә чыршы белән сату итү 16 декабрьдә башланган. Быел республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәргән аукционда чыршы сату эшен...
-
27 декабрь – газетка язылуның соңгы көне
Яңа елга санаулы көннәр калды, «Заман сулышы»на язылырга онытмагыз. Яңалык! Тиздән өйләрегезгә газет төсле булып килә башлаячак. «Заман сулышы» - сезнең якын дустыгыз!