Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар чыршы ала башладылар

Өйләрендә чыршы бизәп куярга өлгерүчеләр шактый, дип беләм. Безгә дә чират җитте, бугай. Ниндиенә өстенлек бирергә, кайдан алырга? Урманда үскәнен бернинди ясалмасы да алыштыра алмый, билгеле. Лениногорск урман хуҗалыгыннан алынган мәгълүматка караганда, шәһәрдә чыршы белән сату итү 16 декабрьдә башланган. Быел республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәргән аукционда чыршы сату эшен...

Өйләрендә чыршы бизәп куярга өлгерүчеләр шактый, дип беләм. Безгә дә чират җитте, бугай.
Ниндиенә өстенлек бирергә, кайдан алырга? Урманда үскәнен бернинди ясалмасы да алыштыра алмый, билгеле. Лениногорск урман хуҗалыгыннан алынган мәгълүматка караганда, шәһәрдә чыршы белән сату итү 16 декабрьдә башланган. Быел республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәргән аукционда чыршы сату эшен "Әлмәтлес" дәүләт бюджет учреждениесе откан. Ә Лениногорск урман хуҗалыгы аның филиалы булып тора. Димәк, быел үзебезнең урманда үскән чыршыларны бизәячәкбез. Бәясе, зурлыгына карап, 236 сумнан 1 мең 416 сумга чаклы, диләр урман хуҗалыгында.
Быел "урман гүзәлләре" түбәндәге урыннарда сатыла:
- Үзәк базар янында - Гагарин урамы
- "Старый город" кибете янында - Мурзин урамы
- Шашин урамындагы Спорт мәктәбе каршында
- Дала һәм Лермонтов урамнары кисешкән урында (мини-базар)
- Чайковский урамы, 6, 26 нчы йорт мәйданчыкларында
- Чайковский - Промышленная урамнары мәйданчыгында
- "Ихлас" мәчете (Набережная, 20) янындагы парковка мәйданчыгында
Сатып алып кайткан "урман гүзәле" бик тиз коелып кәефегезне төшермәсен дисәгез - белгечләр киңәшенә колак салыгыз.
Дүрт төрле үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәк:
- ылыслары карасу-яшел төстә булып, исе килеп торырга тиеш
- ботаклары сыгылмалы булуына игътибар итегез
- кәүсәсе туры һәм ярасыз булырга тиеш
- кәүсә кисеп алынган урын кара төстә булмасын
Һәм, әлбәттә, сатып алуны 30 - 31 декабрьгә чаклы сузмаска тырышырга. Юкса, сайлаганнан калганы эләгергә мөмкин. Шулай ук үзебезгә урманнан, ягъни законсыз рәвештә чыршы кисеп алып кайтуга алынмаска киңәш ителә. Беренчедән, урман хуҗалыгына шактый зыян салачаксыз. Икенчедән, РФ Административ Кодексы буенча штраф чәпәячәкләр.
Закон нигезендә, штраф күләме түбәндәгечә:
- гражданнарга - 3 меңнән 3 мең 500 сумга чаклы
- вазифаи затларга - 20 меңнән 30 меңгә хәтле
- юридик затларга - 50 меңнән 100 меңгә хәтле.
Урман хуҗалыгына 5 мең сумлык һәм аннан күбрәк зыян салучы Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 260 нчы маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартыла.
Лениногорск урман хуҗалыгыннан хәбәр итүләренчә, 2012 елда законсыз рәвештә чыршы кискән дүрт очрак билгеле булган. "Урман гүзәле"нә кул сузучыларның 6 мең 233 сумлык зыян салуы ачыкланып, алар штрафка тартылган.
Яңа ел бизәге булган чыршы кую, бизәү мәшәкатьләре барыбызга да яхшы кәеф кенә бүләк итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: елка