20 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида янгыннар ешайды
19 гыйнварда төнге 12ләр тирәсендә Кирлегәч авылында янгын чыга. Хуҗалар түбәдән башланган янгынны үзләре дә соң күреп ала, ул арада ялкын телләре өйгә күчә. Урмышлы белән Федотовка авылларының янгын сүндерү машиналары фаҗига урынына оператив рәвештә килеп җитсә дә, 45 квадрат метр мәйдандагы йорт тулысы белән янып бетә. Бәхеткә, хуҗалар үзләре...
-
Әби-карчык 261 мең сум акчасыннан колак каккан
Казанда яшәүче 79 яшьлек әби-карчык мошенниклар кармагына эләгеп, 261 мең сум акчасыннан колак каккан. Алдакчылар үзләрен, банк хезмәткәрләре, дип таныштырган. Әлеге карчыкның кәрәзле телефонына билгесез бер кеше шалтыратып, аның саклауга салынган акчасын пластик картага күчерү эшендә ярдәм итәргә ышандырган. Зыян күрүче шалтыратучының һәр кушканын эшләп барган һәм азактан банктагы исәп-хисабыннан...
-
Яңа Шөгердәге бердәнбер сугыш ветеранына –95 яшь
Шушы көннәрдә Яңа Шөгер авылында яшәүче Касыйм абый Кәшапов үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ул бүгенге көндә авылда исән-сау булган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны. Аны бәйрәме белән котларга районыбыз хакимиятеннән һәм Иске Шөгер авыл җирлегеннән: Гөлфирә Рафикова, Лилия Шиһапова һәм авылдашлары килгән булган. Бу хакта тулырак язманы "Заман...
-
Лениногорск эчке эшләр бүлегенең эшчәнлегенә йомгак ясалды
Лениногорск эчке эшләр бүлеге узган елгы эшчәнлегенә анализ ясады. Шуңардан кайбер мөһим фактлар. Хокук сакчыларының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә, обрез кулланып, кибетләрне талау җинаятьләре ачылган. Шулай ук шәһәрдәге төсле металл җыю предприятиесе территориясендә үтерелгән каравылчы буенча кузгатылган җинаять эше дә кыска вакыт эчендә ачыла. Узган елның декабрь башында шәһәрдә яшәүче берәүдән...