Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең эшчәнлегенә йомгак ясалды

Лениногорск эчке эшләр бүлеге узган елгы эшчәнлегенә анализ ясады. Шуңардан кайбер мөһим фактлар. Хокук сакчыларының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә, обрез кулланып, кибетләрне талау җинаятьләре ачылган. Шулай ук шәһәрдәге төсле металл җыю предприятиесе территориясендә үтерелгән каравылчы буенча кузгатылган җинаять эше дә кыска вакыт эчендә ачыла. Узган елның декабрь башында шәһәрдә яшәүче берәүдән...

Лениногорск эчке эшләр бүлеге узган елгы эшчәнлегенә анализ ясады. Шуңардан кайбер мөһим фактлар.
Хокук сакчыларының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә, обрез кулланып, кибетләрне талау җинаятьләре ачылган. Шулай ук шәһәрдәге төсле металл җыю предприятиесе территориясендә үтерелгән каравылчы буенча кузгатылган җинаять эше дә кыска вакыт эчендә ачыла. Узган елның декабрь башында шәһәрдә яшәүче берәүдән ачыктан-ачык зур суммада акчасын урлау буенча кузгатылган җинаять эшенә дә нокта куелган. Олы яшьтәге ханыма һөҗүм иткән талаучыны тотарга ярдәм иткән яшүсмерләр эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнгән.
Оешкан җинаятьчелеккә каршы алып барылган эшчәнлек тә уңышлы тәмамланган. Озак вакыт дәвамында төрле җинаятьләр кылган ике төркемнең эзенә дә узган ел "төштеләр". Икеләтә үтерү өчен, җинаятьчел төркемнең унөч кешесе кулга алына. Дүртесенә "читкә чыгуга" чик куела. Берсен эзләү дәвам итә.
Наркотик белән бәйле 52 җинаять ачылган. Законсыз әйләнештән 482 грамм наркотик матдә алынган. Алты наркопритон эшчәнлеге туктатылып, әлеге өлкәдә 117 административ хокук бозу ачыкланган. Соңгы вакытта наркотиклар төренә керүче спайс дигәне бик киң таралды. Хокук сакчыларының көче белән октябрь ахырында башка төбәктән керүче спайс каналы ябылган, шул вакытта лениногорскилы берәүдән 5 мең спайс дозасы алынган.
Тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы, алкоголь һәм наркотик кулланучы, шик тудыручы кешеләр җыелып торучы фатирлар да шактый. Нәкъ менә андыйларда җинаятьләр эшләнә дә инде. Ярый әле, битараф булмаган халык алар турында эчке эшләр бүлегенә шалтыратып әйтә.
Икътисад өлкәсендә 91 җинаять ачыкланган, шуның 54е авыр категориягә керә. Ягулык-энергетика комплексы буенча - ун, алкоголь продукциясе законсыз әйләнеше өлкәсендә - җиде җинаять ачыкланган, шулай ук бюджет акчасын үзләштерү буенча - 8, финанс-кредит системасында - 35, күчемсез милек белән эш итүдә - 4 һәм кулланучылар базары өлкәсендә унбер җинаять эшенә "нокта куелган".
Законсыз рәвештә азарт уен оештыруның унсигез очрагы билгеле булган, шул исәптән өч лотерея клубы, бер уен автоматлары залы, унике интернет-салон ачыклана, тугыз административ беркетмә төзелә, ике материал тикшерү эшендә.
Шәһәр һәм район буенча 618 җинаять теркәлгән. Аеруча авыр җинаятьләр саны ундүртттән кырык өчкә кадәр арткан. Шулар санына унике аңлы рәвештә үтерү һәм егермесе сәламәтлеккә авыр зыян салу җинаяте керә.
Яшүсмерләр тарафыннан эшләнгән авыр җинаятьләр саны ике тапкыр арту зур борчу тудыра. 2013 елда андый очрак дүртәү булса, узган елда сигезгә кадәр җиткән. Исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны - 29, наркотик кулланып, ярсу халәтендә - өч, элек хөкем ителгәннәр тарафыннан 31 җинаять эшләнгән.
Узган елда җитмештән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда 14 кеше һәлак булган, 85е яраланган. Идарә итү хокукы булмыйча 159 кеше руль артына утырган. Аек булмаган килеш йөрүчеләр белән бәйле рәвештә 423 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция