20 февраль 2016 яңалыклары
-
Әйдәгез, бәйрәмгә чәк-чәк пешерәбез
Он - 400г 4 данә - йомырка сөт - 70г шикәр - 10г тоз - 20г көнбагыш мае - 210г баллар өчен: бал - 370г шикәр комы - 90г Катырак итеп басылган татлы камырны кисәкләргә бүләләр һәм бер сантиметр калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр, аннары вак кына турыйлар, кайнап торган...
-
Депутатлар тәмәке тартуга кагылышлы өстәмә чикләүләр кертмәкче
Белем бирү, медицина оешмалары, шулай ук су керү урыннарындагы комлыклар һәм балалар мәйданчыгыннан 14 метр читкә китеп кенә тәмәке кабызырга рөхсәт ителәчәк. РФ Дәүләт Думасына шундый канун проекты тәкъдим ителгән. Проект авторы фикеренчә, телгә алынган гомуми кулланылышта булган әлеге урыннарга балаларның керүе чикләнмәгән. "Балигъ булмаганнарның үзгәрүчән, читтән тәэсиргә тиз бирешүчән...
-
Лениногорскилыларга Хөкүмәт бүләкләре тапшырылды
Кичә Лениногорск Мәдәният сараенда республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашында район һәм шәһәр Советының йомгаклау сессиясе үтте. Анда күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, һөнәри эшчәнлекләрендәге югары казанышлары өчен, лениногорскилыларга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. "Ортэкс" җәмгыятенең участок начальнигы Федор Алексеевич Макаровка - «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде. "Лениногорск район дәүләт...
-
Лениногорскилы Олимпия уеннарында катнаша
Лениногорскилы Максим Сергеев Норвегиядә узучы яшүсмерләр кышкы Олимпия уеннарында Россия командасы составында чыгыш ясый. Шушы көннәрдә составына ул да кергән Россия командасы "алтын" медальгә лаек булды. Максим - "Олимпия резервы" спорт мәктәбе шәкерте, 8 нче мәктәптә укый, чаңгыда трамплиннан сикерү буенча спорт мастерына кандидат.
-
Бөгелмә районының бер авылында кибеткә ут төртәләр
Әлеге хәл Бөгелмә районы Иске Сумароково авылында булган. Янгын сүндерү бүлегенә "112" хезмәте аша 03:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Коткару хезмәткәрләре килеп җиткәндә, кибет түбәсе төтенли башлаган була инде. Шулай да ут ялкыны күренми. Кибет хуҗасы әйтүенчә, бинада янгынга каршы сигнализация эшли башлаган. Янгын аркасында кибеттәге товар корым белән капланган, төтен...
-
Түбән Чыршылы, Куакбашта спорт бәйрәме, Керкәледә юмор кичәсе була
Бәйрәм көннәрендә районыбыз авылларында күп чаралар үтәчәк. Түбән Чыршылыда 21 февраль көнне спорт бәйрәме уза - чаңгыда узышачаклар, коймак пешереп, самавырдан чәй эчү булачак. Куакбашта 22 февраль көнне спорт ярышлары - аркан тартышу, шахмат-шашка уйнау һәм башка уеннард уздырылачак. Керкәледә 22 февраль көнне кич белән Мәдәният йортында юмор кичәсе уза...
-
Иске Шөгердә спорт бәйрәме була
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырыла ул. 22 февраль көнне Иске Шөгер авылының әрәмәлегендә кышкы спорт уеннары, чана-чаңгыда узышу һәм, әлбәттә, самавырдан кайнар чәй эчү булачак. Бәйрәмне оештыручылар авыл халкын һәм кунакларны 10.00 сәгатькә әрәмәлеккә чакыра. Чана-чаңгыларны алып килергә онытмагыз. 23 февраль көнне патриотик бию кичәсе булачак.