Депутатлар тәмәке тартуга кагылышлы өстәмә чикләүләр кертмәкче
Белем бирү, медицина оешмалары, шулай ук су керү урыннарындагы комлыклар һәм балалар мәйданчыгыннан 14 метр читкә китеп кенә тәмәке кабызырга рөхсәт ителәчәк. РФ Дәүләт Думасына шундый канун проекты тәкъдим ителгән. Проект авторы фикеренчә, телгә алынган гомуми кулланылышта булган әлеге урыннарга балаларның керүе чикләнмәгән. "Балигъ булмаганнарның үзгәрүчән, читтән тәэсиргә тиз бирешүчән...
Проект авторы фикеренчә, телгә алынган гомуми кулланылышта булган әлеге урыннарга балаларның керүе чикләнмәгән. "Балигъ булмаганнарның үзгәрүчән, читтән тәэсиргә тиз бирешүчән психикасын истә тотсак, әлеге урыннарда тәмәке тарту балаларга тәмәкегә тартылуны арттырачак. Көйрәтүчеләр моның шулай булуын теләмәсә дә, бу яшерен пропаганда булып тора", - диелә документта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев