20 март 2014 яңалыклары
-
Лениногорскилылар "Зәйтүнә" фестивалендә
"Ихлас" мәчетенә йөрүчеләр "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр уку республика фестивалендә катнашып, җиңү яулап кайттылар, дип хәбәр итә "Ихлас" мәчете. Ул Бөгелмә шәһәрендә узган. "Ансамбль" номинациясендә мәчеткә йөрүче өлкән яшьтәге апалар - "Ихлас" төркеме II урынны алган. "Аерым башкаручылар" номинациясендә Гаҗибә Миңнебаева - беренче урында.
-
Лениногорскида "Үлем белән кайда сату итәләр – хәбәр ит" акциясе
Республикада, шул исәптән Лениногорскида «Үлем белән кайда сату итәләр - хәбәр ит» акциясе бара. Наркомания белән бәйле күренешләр турында бердәм «Ышаныч телефоны»на - 8(843) 273-43-45 хәбәр итә аласыз. Шалтырату бушлай һәм аноним.
-
Лениногорск артистлары өр-яңа премьера куйды
Р.Шиһап исемендәге халык театры әзерләгән өр-яңа премьера Мәдәният сараенда зал тулы халык белән үтте. Х.Ибраһимовның "Нәфига ханым" сатирик комедиясе бүгенге заман проблемаларына кагыла. Бала тәрбияләү, алдау-алдану, ир белән хатын мөнәсәбәте - халык театры артистлары тарафыннан бик оста башкарылды. Төп рольләрне театрның режиссеры Мәдинә Сафиуллина һәм Нәҗип Шәрифуллин башкарды. Нәфига белән...
-
Лениногорскида “Нәүрүз” бәйрәме булачак
22 мартта Мәдәният сарае каршында "Нәүрүз" бәйрәме булачак. Мәдәният сараеның иҗади коллективлары концерт күрсәтәчәк, сәүдә нокталары эшлиячәк. Башлана 10 сәгать 30 минутта.