Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск артистлары өр-яңа премьера куйды

Р.Шиһап исемендәге халык театры әзерләгән өр-яңа премьера Мәдәният сараенда зал тулы халык белән үтте. Х.Ибраһимовның "Нәфига ханым" сатирик комедиясе бүгенге заман проблемаларына кагыла. Бала тәрбияләү, алдау-алдану, ир белән хатын мөнәсәбәте - халык театры артистлары тарафыннан бик оста башкарылды. Төп рольләрне театрның режиссеры Мәдинә Сафиуллина һәм Нәҗип Шәрифуллин башкарды. Нәфига белән...

Р.Шиһап исемендәге халык театры әзерләгән өр-яңа премьера Мәдәният сараенда зал тулы халык белән үтте.
Х.Ибраһимовның "Нәфига ханым" сатирик комедиясе бүгенге заман проблемаларына кагыла. Бала тәрбияләү, алдау-алдану, ир белән хатын мөнәсәбәте - халык театры артистлары тарафыннан бик оста башкарылды. Төп рольләрне театрның режиссеры Мәдинә Сафиуллина һәм Нәҗип Шәрифуллин башкарды. Нәфига белән Хасият икесе дә авылда туып үскән, гаилә корып, бай булмаса да - тату гына яшиләр. Икесе дә уңган, булган. Хасият - шофер, Нәфига да пенсиядә булса да фабрикада эшләвен дәвам итә. Кызлары Гүзәл әти-әнисеннән күпкә аерылып тора. Ул - югары белемле, хәзер аспирантурада укый, тик туган телен белми, аны вата-җимерә әллә нинди сүзләр китереп чыгара: "Ани, ати, катик" һәм башкалар.
Суыткычны әйтеп торасы да юк инде. Аны әйтү түгел, янына килергә дә курка. Гүзәл ролен 11 нче гимназия укучысы Нәзилә Алишева бик оста итеп башкарды.
Менә әлеге гаилә төрле алдау-йолдау, сәер хәлләргә очрады. Тамашачы тагын ни булыр икән инде, монысы ничек бетәр дип, түземсезлек белән көтте.
Спектакль турында тулырак, "Заман сулышы"ның киләсе саннарында басылып чыгачак. Һичшиксез, укырга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комедия