20 март 2018 яңалыклары
-
Менделеевск колониясендә бер хөкем ителүче үзенең авызын тегеп куйган
(Казан, 20 март, "Татар-информ", Елена Кривопатре). Менделеевскидагы 10нчы колониядә хөкем ителүче үзенең авыз кырыйларын тегеп куйган. Бу хакта "Татар-информ"га шәхси чыганаклардан билгеле булды. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, әлеге хәл кичә, 19 мартта булган. "Шул ук вакытта хөкем ителүче медицина ярдәменнән баш тарткан, ризыкны...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Бар да Илфакча булачак!»
«Бар да Илфакча булачак!» дип язып куйган җырчы Илсөя Бәдретдинова мәрхүм Илфак Шиһаповны искә алу кичәсенә чакыра торган видео астына. Аны быел Филармониядә үткәрмәкчеләр. 5 апрельдә Илфак иҗатын сөючеләр яңадан «Илфакча» концерт күрә алачак. Нәкъ шушы көнне аңа 50 яшь тулган булыр иде. http://tatar-today.ru
-
Лениногорскида "Калфаклы татар кызы" бәйгесе узды (ФОТОЛАР)
Бүген шәһәребезнең 11нче гимназиясендә "Калфаклы татар кызы-2018" дигән Муниципаль бәйге узды. Ул бездә беренче тапкыр үткәрелә. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән укучы кызлар һәм студентлар катнашты. Бәйгедә 10 кыз үзләренең сәләтләрен, аш-суга осталыкларын, калфак чигә белүләрен күрсәтте. Жюрига чибәр, уңган кызлар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Катнашучылар арасыннан "Иң...
-
2018 елда туган балага айлык пособиенең күләме 8 490 сум тәшкил итә
Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар кабул итә. Татарстанда яшәүче 211 хатын-кыз беренче балага пособие алачак, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы. Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар...
-
Синоптиклар Татарстанга карлы циклон якынлашу турында кисәтә
Республикада кышкы һава торышы саклана. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе кар явачак. Кар катламы тагын 2-3 мм га артачак, ди белгечләр. Кара диңгездән Татарстанга карлы яңа циклон якынлаша. Бу хакта бүген "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр. "Пәнҗешәмбе, 22 мартта, республика янәдән көньяк-көнбатыштан килгән катнаш циклон йогынтысында булачак. Ул...
-
Татарстан халкы җылылык өчен түләүнең суммасына ризасызлык белдерә
Республикада торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы киеренкелекне бетерү максатыннан "кайнар линия" ачылган. Хәзерге вакытта Татарстан халкын барыннан да элек счет-фактуралардагы җылылык өчен исәпләнгән сумма һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты борчый. Быел ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәгенә нәкъ менә шундый мөрәҗәгатьләр даими рәвештә килә. Бүген әлеге үзәкнең башкаручы директоры Дмитрий Романов...
-
Укытучы фикере: заман сүзләрен куллану отышлымы?
Вакыт барган, замана үзгәргән саен телгә яңа сүзләрнең үтеп керүе - гадәти хәл. Чөнки һәр өлкәдә үсеш-үзгәрешләр булып тора. Яңа предмет-күренешләр белән бергә яңа сүзләр барлыкка килә. Бүгенге көндә төрле өлкәләргә караган чит тел (күбесенчә инлиз теле) сүзләренең рус теленә, аның аша татар теленә дә үтеп керүе аеруча еш күзәтелә...
-
Лениногорскилылар "Ел хәйриячесе-2017" конкурсы җиңүчеләре
16 март көнне Казанда "Ел хәйриячсесе-2017" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында лениногорскилылар да бар иде. Үз номинацияләрендә «ЛениногрскРемСервис» җәмгыяте директора Александр Щербаков, "Хәбибуллин Ф.З." фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Фәнзәт Хәбибуллин һәм хезмәт ветераны Рәис Сәхәпов җиңүче булды. фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru
-
Лениногорскилы наркотик матдә белән тотылган
Эре партиядә наркотикны сатарга теләгән өчен 37 яшьлек Лениногорск кешесен Югары Осланда хөкем итәчәкләр, дип хәбәр итә республика прокуратурасы сайты. Ир-ат Мәскәүдә таныш булмаган кешедән законсыз рәвештә гомуми массасы 96,6 граммнан артык булмаган гашишны ала һәм аны Лениногорскида сатарга тели. Узган елның ноябрендә аны машинада Югары Ослан районында М-7 автоюлында...
-
Татарстанда бер табиб эш урынында вафат булган
Кичә иртән Чаллының 5нче хастаханәсендә табиб-рентгенолог Радик Идрисов үзенең эш урынында вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына медицина учреждениесеннән хәбәр иттеләр. Радик Идрисовка 65 яшь иде. «Радик Идрисовка тиешле медицина ярдәме күрсәтелсә дә, моның нәтиҗәсе булмады. Без югары квалификацияле белгечне югалттык. Хезмәттәшләре аны бары тик уңай яктан гына телгә ала....
-
Татарстанда меңнән артык кеше БДИны вакытыннан алда тапшырачак
Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, 21 март көнне бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы старт ала, ул 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда республикадан бер меңнән артык кеше катнашырга теләк белдерде, алар 14 фәннән имтихан тапшырачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр....
-
Лениногорск бакчачылары колагына: Ышаныргамы, юкмы?
Интернет челтәрендә бакчачылык буенча киңәшләр күп. Иренмәдем, кайберләрен тикшереп карадым. * Үсентеләр йомырка кабыгында үсә Йомырканың очын ватып агызырга, астында тишек тишәргә һәм туфрак тутырып орлык чәчәргә киңәш итәләр. Мондый үсентеләрне савыты белән грунтка күчереп була. Бу киңәш танылган бакчачы Октябрина Ганичкина китабында да бар. Аның кыяр үсентеләре йомыркада мыек...
-
КФУ эксперты чын яз кайчан җитәчәген фаразлады
Март ахырына кадәр температура нольдән түбән булачак, ди Юрий Переведенцев. Татарстанда март ахырына кадәр чын яз булмаячак. Язның беренче ае дәвамында температура нольдән түбән булачак һәм кар эремәячәк. Әлеге фаразларны КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев җиткергән. Синоптиклар тәүлек температурасы...
-
Микроавтобус һәм «ГАЗель» бәрелешкән юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән
Ике кеше авыр хәлдә, дүртесенең хәле уртача дип бәяләнгән. Татарстанда микроавтобус һәм «ГАЗель» катнашындагы юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итте. "Ике кеше юл һәлакәте булган урында ук үлгән. Һәлакәт урынына Алабуга үзәк хастахәнәсенең өч ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан", -...
-
Татарстанда микроавтобус һәм «ГАЗель» катнашында юл һәлакәтендә ике кеше вафат булган
Беренче мәгълүматлар буенча, авариядә ике кеше үлгән, биш кеше зыян күргән. Татарстанда трассада микроавтобус һәм «ГАЗель» бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бу хакта хәбәр 112 ашыгыч хезмәтенә иртәнге 5:36 килгән. Ачыкланганча, Казан - Яр Чаллы трассасының 116...