Татарстанда микроавтобус һәм «ГАЗель» катнашында юл һәлакәтендә ике кеше вафат булган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда микроавтобус һәм «ГАЗель» катнашында юл һәлакәтендә ике кеше вафат булган

Беренче мәгълүматлар буенча, авариядә ике кеше үлгән, биш кеше зыян күргән. Татарстанда трассада микроавтобус һәм «ГАЗель» бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бу хакта хәбәр 112 ашыгыч хезмәтенә иртәнге 5:36 килгән. Ачыкланганча, Казан - Яр Чаллы трассасының 116...

Беренче мәгълүматлар буенча, авариядә ике кеше үлгән, биш кеше зыян күргән.

Татарстанда трассада микроавтобус һәм «ГАЗель» бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бу хакта хәбәр 112 ашыгыч хезмәтенә иртәнге 5:36 килгән.
Ачыкланганча, Казан - Яр Чаллы трассасының 116 километрында "Тургай" кафесы парковкасыннан чыкканда, "Форд" микроавтобусы һәм Уфадан Казанга пассажирлар илтүче "Газель" бәрелешә.
Беренче мәгълүматлар буенча, авариядә ике кеше үлгән, биш кеше зыян күргән.

Нет комментариев