20 май 2017 яңалыклары
-
Казан аэропортында WorldSkills V милли чемпионат җиңүчеләрен каршы алдылар
Сегодня в казанском аэропорту встретили участников от Татарстана V национального чемпионата «Молодые профессионалы» (WorldSkills Russia-2017), финальные соревнования которого прошли в Краснодаре. Напомним, вчера, 19 мая, были объявлены победители и призеры чемпионата. Сборная Татарстана заняла второе место в общекомандном зачете. Республиканские команды стали обладателями первых мест в 16 компетенциях, вторых -...
-
Лениногорскида яшәүче Хәдичә апа Хәлимованы юбилее белән котладылар (фотолар)
Юбилее уңаеннан, тыл хезмәтчәне Хәдичә Хәнип кызы Хәлимовага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләрне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды. 90 яшен тутыручы Хәдичә әби тумышы белән Яңа Шөгер авылыннан. Ямьле май аенда, гаиләдә икенче бала булып туган якташыбызны тормыш төрлечә сыный. Унынчы...
-
Иске Шөгер тавыкларының "личный кабинетлары" бар
Ииии,рәхәт тә инде авылда бер нәрсә әрәм булмый, менә бит тавыкларыбызның да "личный кабинетлары" бар хәзер. Рәхәтләнеп йомырка салалар, барабанда чайкала-чайкала, дип язалар Иске Шөгер авылы тормышы төркемендә. Тик тавыкларның кемнәрнеке булуын гына язмаганнар.
-
Лениногорск гармунчыларын конкурста катнашырга чакыралар
«Уйнагыз, гармуннар" конкурсы Лениногорскида 12 июнь - Россия көнендә үтәчәк. Катнашу өчен заявкалар 8 июньгәчә кабул ителә, электрон почта - leninogorsk.dk@mail.ru (конкурска дип куегыз) БЕЛЕШМӘЛӘР ӨЧЕН тел. 5-10-43, 8917-871-25-27 - Чубатова Неля Талгатовна
-
Могҗизалы корт икмәге турында файдалы мәгълүмат
Бал корты тарафыннан әзерләнгән һәр продукт искиткеч сыйфатларга ия. Шуның иң могҗизалысы, мөгаен, корт икмәгедер (перга). Аның файдасы санап бетергесез. Иң беренче чиратта, ул нерв һәм эндокрин система, ашказаны һәм ашкайнату органнары (ашказанында яки уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда да) авыруларыннан дәва чарасы буларак файдаланыла. Кандагы гемоглобинны һәм эритроцитлар санын арттыра,...
-
Районда сөт җитештерү республика күрсәткеченнән аз гына калыша
Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан күренгәнчә, 20 май көненә район аграр предприятиеләрендә 50 тоннага якын сөт җитештерелгән. Бер сыерга уртача 13 килограмм сөт туры килә. Республика буенча бу күрсәткеч - 15,6 кг. Татарстанда иң сөтле районнар - Әтнә, монда бер сыердан 26,8 кг сөт савалар, алардан Кукмара, Саба урнашкан (21,3 кг).
-
“Лениногорскнефть” идарәсендә үз һөнәренең осталары ачыкланды (фотолар)
Бүген "Лениногорскнефть" идарәсенең уку-укыту полигонында "Һөнәри осталык бәйгесе" узды. Идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов бәйгене ачып җибәреп, осталыкта көч сынашучыларга уңышлар теләде. Кырык тугызынчы тапкыр уздырылучы бәйгедә биш һөнәр иясе осталары ачыкланды. Нефть табу буенча мастер В.Даньшин (ЦДНГ№2) җитәкчелегендәге звено беренче урын алды. Пластларда нефтьне саклаучылардан Е.Балахонцев (ЦППД) звеносы, скважиналарга җир...
-
Сайттагы конкурста бүген Әмирҗановлар тавышны күп җыйган: беренче урынга күтәрелгәннәр
Конкурста тавыш бирү берничә көннән тәмамланганы турында хәбәр иткән идек инде. Бүген, 20 майда Әмирҗановлар гаиләсе беренче урында бара әлегә. Тавышлар көн дә үзгәреп тора, берүк нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Кичә Юнысовлар лидер иде. Икенче урында исә 1мең 607 тавыш белән Гөлназ-Рамис Имамовлар.
-
Фотофакт: агач кәүсәсен бизәгәннәр
Шәһәрнең Горький урамындагы йортларның берсе янында үсүче агачны менә ничек итеп бизәп куйганнар. Уенчыклар әрәм булмаган. Үзенчәлекле күренеш ерактан күренеп тора.
-
Урмышлы укучылары сайт ясап җиңгәннәр
III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләре арасында Лениногорск районы укучылары да бар. Бәйге инде өченче ел рәттән Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла. Бәйгедә быел Татарстанның 8 шәһәре һәм районыннан (Актаныш, Арча,...
-
Лениногорскида яшеллек артачак
"Яшь Гвардия" активистлары "Яшел шәһәр" проекты кысаларында агачлар утыртты. Әлеге проектны җирле сәяси партия сентябрь аенда башлап җибәрде. 19 май көнне партиянең башкарма комитеты, студентлар, депутатлар шәһәрнең Добролюбов урамында 50 төп имән агачы үсентеләре утыртты. Яшь гвардиячеләр аларга су сибеп, карап торачак, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
-
Айдар Галимовның кызы «Мин-шайтан», ди
Айдар Галимовка кызының образы ошыймы? Кемнәр Айгизәнең аккаунтына язылган, алар җырчының киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар. Шуңа да, еш кына Айгизәнең фотографияләре астына: «Əтиең моңа ничек карый?» - дип комментарий калдыралар. Бу сорауга яшь җырчы болай дип...
-
Районның балалар оешмасы варислары Пионерия көнен билгеләп үтте
Пионерия көнендә районның балалар иҗтимагый оешмаларының варислары бергә җыелды. СССР Пионер оешмасының 95 еллыгы 19 майда билгеләп үтелде. Шул уңайдан мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары һәм укытучылары балалар иҗтимагый оешмалары варисларын бергә җыйды. Район мәктәпләреннән 13 оешма килде, дип хәбәр ителә сайтта. 2016-2017 уку елында балалар оешмалары эшенә нәтиҗә ясалды....
-
Лениногорскилылар изге Болгар җыенында катнаша
Бүген Болгар шәһәрендә изге Болгар җыены уза. 922 елда Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә багышланган чарада Лениногорскидан да бер төркем делегация катнаша. Аларның аннан алып кайткан хис-кичерешләре турында соңрак язарбыз. Сайтны, газетны карап барыгыз. Болгарда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Kazansummit 2017 форумына җыелган...