Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

“Лениногорскнефть” идарәсендә үз һөнәренең осталары ачыкланды (фотолар)

Бүген "Лениногорскнефть" идарәсенең уку-укыту полигонында "Һөнәри осталык бәйгесе" узды. Идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов бәйгене ачып җибәреп, осталыкта көч сынашучыларга уңышлар теләде. Кырык тугызынчы тапкыр уздырылучы бәйгедә биш һөнәр иясе осталары ачыкланды. Нефть табу буенча мастер В.Даньшин (ЦДНГ№2) җитәкчелегендәге звено беренче урын алды. Пластларда нефтьне саклаучылардан Е.Балахонцев (ЦППД) звеносы, скважиналарга җир...

Бүген "Лениногорскнефть" идарәсенең уку-укыту полигонында "Һөнәри осталык бәйгесе" узды.
Идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов бәйгене ачып җибәреп, осталыкта көч сынашучыларга уңышлар теләде. Кырык тугызынчы тапкыр уздырылучы бәйгедә биш һөнәр иясе осталары ачыкланды.
Нефть табу буенча мастер В.Даньшин (ЦДНГ№2) җитәкчелегендәге звено беренче урын алды. Пластларда нефтьне саклаучылардан Е.Балахонцев (ЦППД) звеносы, скважиналарга җир асты ремонты ясау вахталарыннан Р. Гинванов (ЦПРС), нефть әзерләү буенча И.Хәкимов (газ цехы) сменасы һәм электр белән эретеп ябыштыручылардан Р.Минаҗев (ЦПО) җиңүче булды. Призлы урын алучыланың бөтенесе дә бүләкләнде.
Бу көнне шулай ук спорт уеннары булды, балалар өчен мәйданчыклар эшләде. Идарәнең үз һәм шәһәребез талантлары концерт бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X