20 июнь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда җиләк җыйганда бер хатын-кызны елан чаккан
Чаллыдан кайткан бер хатын-кызны Мамадыш районындагы авылда җиләк җыйганда кара елан чаккан. Җиләклектән кайтып җиткәннән соң, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтелә, Әмма беренчел ярдәм соңга калганлыктан булса кирәк, әлеге хатын-кыз өч тәүлектән артык аңына килә алмый. Чаллы табиблары елан чагудан зыян күрүченең гомерен саклап калу өчен көрәшә. Татарстанда соңгы еллларда...
-
Күпер аша велосипед белән чыкканда бер малай батып үлгән
Җәй җиттеме халык эссе көннәрдә елга, сулыкларга ашыга. Кызганыч, коену сезоны вакытында батып үлүчеләр дә булмый калмый. Бу юлы да Яңа Чишмә районының Архангел Бистәсендә 10 яшьлек бала батып үлгән. Ни хикмәт, малай суда коенганда түгел, ә күпер аша велосипед белән чыкканда идарәне югалта һәм суга егылып төшә. Аның гәүдәсен...
-
Читтән торып укуны бетерәләр
Агымдагы елның 1 сентябреннән югары уку йортларында читтән торып уку бетереләчәк. Дөрес, барлык юнәлешләр буенча да түгел. Сүз беренче югары белем турында бара. Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов белдерүенчә, бу иң беренче чиратта икътисадчыларга, юристларга, менеджерларга, шулай ук "Дәүләт һәм муниципаль идарә итү" юнәлешенә кагыла. Ул беренче югары белем көндезге уку...
-
“Бунито” салаты
Бик тәмле катлы салатны әзерләүдә кирәк: 250 г тавык ите; 3-4 йомырка; 125 г кореячә кишер; 100 г каты сыр; майонез һәм тәменчә тоз; яшел тәмләткечләр (бизәү өчен). 1. Тавык итен тозлы суда пешерәбез һәм уртача кисәкләргә турап, салат савытына тигезләп салабыз. 2. Икенче катка кореяча кишерне салабыз. Өстенә кирәгенчә...
-
Татарстанда 14 миллион сум акча урлауда шикле ир белән хатынны эзлиләр
16 июньдә полиция бүлегенә бер банктан 14,2 миллион сум акча урлануы турында гариза керә.Инкассаторлар китергән букчадагы акчаның бер өлеше ялган акча - "Банк приколов" дигән язулы муляжлар белән алмаштырылган була. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан җинаять кылуда шикле кешеләр - банкның касса мөдире 39 яшьлек Астафьева...
-
Лениногорскида чыгарылыш кичәсенең кайчан булачагы билгеле
Ул 25 июньдә Үзәк мәйданда үтә. 16.00 сәгатьтә башлана.
-
Шөгер балалары җәйләрен китап укып, файдалы уздыра (фотолар)
Малай-кызларның җәйге яллары кызыклы булсын өчен Шөгер балалар китапханәсендә "Укучы ишегалды" дигән чара уздырдык, дип хәбәр итте китапханәче Светлана Заһретдинова. Шул максаттан "Синең җәйге сәяхәтең" дигән күргәзмә оештырылган. Чара барышында балалар әкият һәм риваятьләр турында кызыклы мәгълүмат туплаган, әкияти викторинада көчләрен сынаган, шулай ук балалар язучыларының соңгы елларда чыккан китапларына...
-
Чисталык яратучы лениногорскилылар бүләкләнде
Санитар-экологик икеайлык кысаларында республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан игълан ителгән конкурста җиңгән лениногорскилылар бүләкләнде. Бүләкләрне аларга атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән Экология министрлыгы көньяк-көнчыгыш идарәсенең начальник урынбасары Римма Миңнебаева тапшырды. Болар - "Эко предприятие 2016" номинациясе җиңүчесе "Шифа" сәүдә-җитештерү комплексы ("Шифа" хәйрия фонды президенты Зөлфия Кандауова)...
-
Казанны су баса
Казанда көчле яңгыр ява, җил агачларны сындыра, йорт түбәләрен алып ташлый. Машиналарга йөрү кыенлашкан, юлларда бөкеләр хасил булган. Бу турыда тулырак:http://sntat.ru/
-
Бакча җиләгеннән пирог
1.5 стакан онны 125 гр жебетелгән ак май белән умач кебек уабыз. Шунда ук 100 гр песок,0,5 чәй калагы разрыхлитель,аз гына чәй содасы,3 йомырка сарысын кушып бер форма килгәнче басабыз. Эчлек ясаганчы ярты сәгәгатькә суыткычка тыгып торабыз. Эчлек өчен: 3 йомырка агын купертәбез, әкеренләп кенә 100 гр песок,1 чәй калагы...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт: “НӘФИС” САЛАТЫ
Әзерләүдә кирәк: - 1 кечкенә кап краб таякчыклары; - 100 г каты сыр; - 2 яшел алма, - каты пешкән йомырка; - 1 кишер; - майонез; - салат яфраклары; - тоз. 1. Краб таякчыкларының кызыл кырыйларын бик вак итеп, ак өлешен шакмаклап турарга. 2. Алманы саламлап турарга, кишерне - эре,...
-
Наркоманнарга ашыгыч ярдәм эшли башлаячак
Баш нарколог Евгений Брюн хәбәр итүенчә, агымдагы елда наркологик ашыгыч ярдәм эшли башлаячак. Ашыгыч ярдәм наркоманнарга, эчкечеләргә өйдә үк ярдәм күрсәтә алачак. http://www.almet-rt.ru
-
Владимир Путин Карелия фаҗигасендә гаеплеләрне ачыкларга боерды
Россия Президенты Владимир Путин Тикшерү комитетына Карелиядә килеп чыккан фаҗигале хәлнең сәбәпләрен ачыкларга боерды. Анда 14 кешенең гомере өзелде. Владимир Путин шулай ук гаеплеләрне ачыкларга һәм зыян күрүчеләргә, үлүчеләрнең якыннарына ярдәм күрсәтергә дә кушты, алырның тирән кайгысын уртаклашты. Ишеткән булсагыз, 18 июньдә күпчелеген 12-15 яшьлек балалар тәшкил иткән 51 кешелек...
-
Яңа Чишмә районында 10 яшьлек бала батып үлгән
Фаҗига 18 июньдә кичке сәгать 7дә булган. Яңа Чишмә районының Архангел Бистәсе авылында 10 яшьлек бала суга батып үлгән. Дима исемле әлеге малай күпер аша велосипедтан чыкканда идарәне югалта һәм суга егылып төшә. Аның гәүдәсен водоазлар ярдәмендә икенче көнне 11:20 сәгатьтә генә табып алалар. Сүз уңаеннан: 17 июньдә Арча районы...
-
Авыртуларга түзә алмыйча пенсионер 9 каттан сикергән
Соңгы ике елда пенсионер урамга чыкмаган. Казанның Әмирхан урамында зур фаҗига була. 9 каттан бер ир килеп төшә. Бу вакытта аның хатыны өйдә була. Ирнең ни өчен килеп төшүен хәзер тикшерәләр. Ул авыртуларга түзә алмыйча сикергән дигән фаразлар да бар. http://www.almet-rt.ru/