20 июнь 2016 яңалыклары
-
Татарстан инвестицияләр климаты буенча илкүләм рейтингта беренче урынны алды
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицияләр климаты буенча илкүләм рейтингта беренче урында тора. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында билгеле булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Барлыгы чарада Россия регионнарының 50 губернаторы бар иде. Рейтинг нәтиҗәләрен Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Андрей Никитин хәбәр итте. Ул шулай...
-
Карелиядәге фаҗигадән мәгълүматлар
Сямозеро күлендә туристлар утырган көймәләр шторм вакытында әйләнгән Көймәдә 26 кеше, шул исәптән 24 бала булган. Бүгенге көнгә 14 үлгән бала булуы билгеле. Һәлак булучылар Мәскәүдән. Бүген Карелиядә һәм Мәскәүдә матәм көне. Лагерь инструкторына карата җинаять эше ачылган. Һава торышының начараюы турында алдан хәбәр биргән булганнар. http://www.almet-rt.ru
-
Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларында акча җыюга каршы "кайнар линия" ачылды
Белем бирү йортларында акча җыю турында алынган хәбәрләр хокук саклау органнарына тапшырылачак "ВКонтакте" социаль челтәре "Поборы в школах и детсадах. Новости школ" төркеме республика белем бирү өлкәсендә закон бозулар буенча кайнар линия үткәрә. Хәбәрләр 21 июньгә кадәр кабул ителәчәк, дип белдерә Татарстан Мәгариф министрлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы комиссия. Балалар бакчаларында...
-
Алдагы атнада эссе һава, яшенле яңгырлар көтелә
20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәүләр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җил яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге. Төнлә минималь һава температурасы 14-19 градус җылы, көндез 26-31 градуска кадәр эссе булачак. Алдагы көннәргә - 21-22 июньдә дә синоптиклар...
-
Хәерле иртә! Эш атналарыгыз уңышлы булсын!