20 июль 2020 яңалыклары
-
Күрше районда фаҗига: өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән
Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.
-
Якты дөньяда ул нибары 20 көн яшәгән...
Шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың улы үлгән.
-
Лениногорск районында авария, машина йөртүче хастаханәдә
Районның Ивановка авылы тирәсендә җиңел машина кюветка "очкан", машина йөртүче хастаханәгә озатылган.
-
"Спартак агрофирмасы"на Түбән Новгородтан килеп укыттылар
“Спартак” агрофирмасы” базасында терлекчелек буенча уку семинары узды.
-
Быел Корбан бәйрәменең ничек узачагы билгеле
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, коронавирус пандемиясе Корбан бәйрәмен уздыру тәртибенә үз төзәтмәләрен керткән.
-
Татарстанда «Төбәк белән идарә итү үзәге» эшли башлый
Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Төбәк белән идарә итү үзәге» төзеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалады.
-
Теләсә кайда теләсә кем белән эчеп йөрсәң...
Мәсхәрә ителгән 52 яшьлек хатынга терсәген тешләргә генә калган...
-
Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның икесе генә инфекцияне чит илдә эләктереп кайткан, калган пациентлар әлеге авыруны республикада йоктырган.
-
Россиядә кайбер машина йөртүчеләрне транспорт салымыннан азат итәргә тәкъдим иттеләр
Россиянең кайбер автомобиль хуҗалары транспорт салымын түләүдән азат ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров РФ Эчке эшләр министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта депутат хатының күчермәсенә сылтама белән RT хәбәр итә.
-
Татарстанда алты мең яшь гаилә социаль ипотека буенча тораклы булачак
Татарстанда 6 мең яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча торак ала алачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Урмышлы авылы китапханәсе җиңүче булды
Урмышлы авыл китапханәсе 2020 елда Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре арасындагы конкурста «Иң яхшы авыл китапханәсе» номинациясендә җиңүче булды.
-
20 июль - 26 июль атнасына йолдызнамә
Кучкар Бу көннәрдә ашыгып эшләү сезгә катгый рәвештә тыела. Ашыктырырга теләүчеләр булса да, аларга игътибар итмичә, барысын да җайлап кына башкарыгыз. Эшегездә чит әйберләргә бүленмәгез, яисә хаталар җибәрүегез ихтимал. Өйдәгеләр белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы бар.