20 июль 2022 яңалыклары
-
«Китап» радиосы автомарафон белән Актанышка бара
21 июльдә «Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим...» дип исемләнгән концертын Актанышта куя.
-
Татарстанда ел ахырына кадәр барлык хезмәтләр дә электрон рәвешкә күчереләчәк
Татарстанда ел ахырына кадәр социаль әһәмияткә ия барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвешкә күчереләчәк. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
-
Матур иреннәр сере
Иреннәр алсу булсын, күпереп торсын өчен, пилинг һәм дымландыру – иң кулае. Кан йөреп китсен, ирен тирәсендәге җыерчыклар бетсен өчен массаж ясыйлар.
-
«Син миңа бирмәдең әле»: Сәдаканы сорап алырга ярыймы?
– Бер көнне ашта булырга туры килде. Мулла укып бетергәч, йорт хуҗалары сәдака өләшә башлады. Аннары ашка килгән кешеләр дә, урыннарыннан кузгалып, хәер таратты. Ахырдан кемнең кемгә сәдака биргәнен-бирмәгәнен дә бутап бетерделәр. Сәдаканы син миңа бирмәдең әле, дип сорап алучылар да, ашка килмәгән туганы өчен сәдака сорап алучылар да булды. Сәдаканы сорап алу дөрес түгел бугай бит? Ашка килгән кеше дә сәдака өләшергә тиешме? Мәүлидә Вафина. Әлмәт
-
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра
Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.
-
Лениногорск районында яшүсмерләр арасында көрәш буенча Сабантуй узачак
Көньяк-көнчыгыш яшьләре арасында көрәш була.
-
АО «Транснефть – Прикамье» за первое полугодие 2022 года сэкономило 16,5 млн рублей по результатам энергосберегающих мероприятий
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги реализации программы энергосбережения и повышения энергетической эффективности в первой половине 2022 года. За отчетный период общий эффект от реализации энергосберегающих мероприятий в денежном выражении составил 16,5 млн рублей или 653 т.у.т. (тонн условного топлива).
-
Киеренкелек аркасында баш авыртудан арыну ЫСУЛЛАРЫ
Җир йөзендә яшәүче һәр өч кешенең берсе баш авыртудан интегә, ди белгечләр. Безнең өчен гадәти күренешкә әверелеп барган әлеге халәтнең берничә төрен аера алар. Киеренкелек аркасында баш авырту шулар арасында иң киң таралганы санала. Табиб-невролог Эльвира Демушкинадан баш авыртуның әлеге төре турында тәфсилләбрәк сөйләвен сорадык.
-
Татарстанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр
Бүген Татарстанда халыкка хәбәр итү системасының әзерлеген комплекслы тикшерү үткәреләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстан мәктәп урманчылыкларының V слеты узачак
27-29 июльдә Кукмарада Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының "Цифрлы урман" бишенче слеты узачак.
-
Лениногорскида автотавыш буенча Татарстан чемпионаты узды
16 июльдә автотавыш буенча Татарстан Чемпионаты ярышларының чираттагы этабы шәһәрдә узды.
-
Юлтимер авыл җирлегендә дүрт буын туганнар бергә очрашты
Юлтимер авылында Зиатдиновлар гаиләсе туганнар белән очрашу уздырдылар, туганлык җепләре тагын да ныграк бәйләнде.