Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Юлтимер авыл җирлегендә дүрт буын туганнар бергә очрашты

Юлтимер авылында Зиатдиновлар гаиләсе туганнар белән очрашу уздырдылар, туганлык җепләре тагын да ныграк бәйләнде.

“Июль аенда календарьда бик матур дата бар: гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, - дип сөйли очрашуга өлеш кертүчеләрнең берсе Сиринә Галимова. -  Бу бәйрәмне күптән түгел генә билгели башласак та, яратып кабул иттек. Чөнки гаилә – ул әни һәм әти, әби-бабай, балалар һәм оныкларның бердәм булып, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, гореф-гадәтләребезне саклап һәм дәвам итеп яшәве. Менә без дә 4 буын бергә җыелып, искиткеч матур очрашу уздырдык. Ел саен ике туганнар белән очрашкалый идек, ә менә быел зурлап, буыннарны тагын да киңәйтеп, күбрәк туганнарыбызны чакырып, очрашырга булдык”, - ди Сиринә ханым.

Әлеге очрашуда дүрт буын вәкиле, биш дистәләп кеше катнашкан. Иң олысына 89 яшь, ул Кәтибә Зиатдинова, Лениногорскидан кайткан. Иң кечкенәсе – 6 айлык сабый булган очрашуда. “Туганнар, аллага шөкер, бик күп. Бу очрашуда әти яклап җыелдык”, - ди Сиринә ханым. Кызганыч, туганнары арасында күбесе бу якты дөньяда юк инде, бигрәк тә соңгы елларда бакыйлыкка күчкәннәр.

Сиринә ханымның әтисе – Минсәгыйть Зиатдинов Юлтимер авылы кешесе, гомер буе колхозда комбайнчы булып эшләгән. Шунлыктан очрашу да аның туган авылы җирлегендә үткән. Биредә 46 ел бергә гомер итүче өч пар да – туганнарның матур бер бизәге. Нәселдәге яңа өйләнешкән парларга исә олылардан бәхетле тормыш итү серләре – киңәшләре дә тапшырылган.

Бәйрәм Сабантуй бәйрәме кебек уза. Уеннарның төрлесен оештырганнар. 

Җыр ягыннан да әлеге буын вәкилләре аптырап тормаган,  Рузилә һәм Айсинә матур җырлары белән туганнарнарны шатландырганнар. Самавырдан хуш исле чәйләр эчеп, шашлык, балык кыздырып, өйдә бәлешләр пешереп, аларны алып барып, зур табын корганнар. Киләчәктә дә шулай очрашырга язсын, дип таралышканнар.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев