20 август 2014 яңалыклары
-
1 сентябрьдә Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узачак
Быел 1 сентябрь ял көне булуга карамастан, тантаналы линейка гадәттәгечә 1 сентябрь көнне узачак. Яңа уку елында Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка барачак, шул исәптән Лениногорскида - 803. Узган ел республикада 36148 беренче сыйныф укучысы булган.
-
«Эко-патруль» бәйгесе старт ала
1 сентябрьдән Татарстан белем бирү йортларында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала. Проектны Сабада үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә тәкъдим иткәннәр иде. Чараның максаты - республика мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту. Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан...