Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Эко-патруль» бәйгесе старт ала

1 сентябрьдән Татарстан белем бирү йортларында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала. Проектны Сабада үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә тәкъдим иткәннәр иде. Чараның максаты - республика мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту. Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан...

1 сентябрьдән Татарстан белем бирү йортларында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала. Проектны Сабада үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә тәкъдим иткәннәр иде.
Чараның максаты - республика мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту. Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә алачак. Биредә һәр укучы, мәктәп һәм муниципалитет буенча статистика формалаштырылачак.
Конкурс уку елы дәверендә уздырылачак. Чүплек фотоларын сурәткә иң күп төшереп җибәргән балалар уку елы ахырында кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. «Мәктәп эко-патруле» кушымтасы IOS һәм Android идарә системалы кесә телефоннары өчен эшләнгән. Әлеге конкурс тәрбияви әһәмияткә ия булудан тыш, табигать саклау органнарының рөхсәт ителмәгән урында чүп ташлауга каршы юнәлтелгән эшчәнлегенә дә ярдәм булачак, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте.
Табигатьне саклау органнары тарафыннан һәр законсыз чүплеккә карата тиешле чаралар күреләчәк. Чүплекне юкка чыгару турында укучыга да хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс