20 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Сатып алынган товарның кимчелеге бар. Нишләргә?
Товарның (бу очракка шулай ук күрсәткән хезмәт тә керә) кимчелеге хакында таләпләрегезне телдән гариза рәвешендә төзисез һәм чек, квитанция яисә килешү кәгазен күрсәтәсез. Шуннан соң сезнең хәлегезгә кереп, таләбегезне уңай якка хәл итәргә тиешләр. Вак-төяк сатып алулар булганда, шулай эшләргә мөмкиннәр. Ә менә чек яки башка документны югалткан булсагыз, бераз...
-
Көзге кросс
"Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре үткән шимбәдә "Яшьлек" спорткомплексына көзге кросска җыелды. Идарә начальнигы Әнәс Вәлиев спортчыларны сәламләп, һәрбарчасына уңышлар теләде. Гадәттәгечә, ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да ике яшь категориясе билгеләнгән иде. Хатын-кызлар - 1,5 километр, ирләр 3 километрлы дистанцияне үтәргә тиеш булды. Сугышлы һәм Юлтимер авылларында йорт эче газ җиһазларына...
-
Кышка әзерлек йөз процент
Җылылык сезонына санаулы көннәр калып бара. Әлеге уңайдан, "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев кышкы сезонга әзерлек мәсьәләләре һәм газ җиһазларына капиталь ремонт эшләре буенча киңәшмә үткәрде. Быел капиталь ремонт буенча идарәгә 37 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән. Аларга торак пунктларда газүткәргечләр салу, газ тарату пунктларында (ГРП) косметик ремонт ясау,...
-
Туп тибә яшьләр
"Яшьлек" стадионында уку йортлары һәм предприятиеләр арасында мини-футбол буенча беренчелек үтте. Турнирда сигез команда катнашты. Уку йортлары арасында күп еллардан бирле җиңүче булып килгән Лениногорск нефть техникумы студентлары быел III урынга лаек булды. II урында - Лениногорск политехник колледж спортчылары. I урынга - КНИТУ-КАИ командасы чыкты. Предприятиеләр арасында I урында...
-
Килегез – күрегез
Шәһәргә канатта йөрүче цирк артистлары килергә җыена. Алар 22 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Боз сарае янындагы карт-клуб мәйданчыгында ачык һавада тамаша күрсәтәчәк. Килеп күрерсез дип, уйлыйбыз.
-
Кафедагы фаҗига
Үткән атнада "Нарат" кафесының өченче катыннан дүрт кеше егылып төшкән. Алар корпоратив кичәгә җыелган булган. 30 яшьлек ир-ат шунда ук үлгән, икесен Лениногорск үзәк район хастаханәсе һәм Әлмәт медсанчастена озатканнар. Дүртенчесе җиңел җәрәхәтләр алган. Хәзерге вакытта әлеге фаҗигане тикшерү эшләре бара.
-
Шәһәр мэры котлады
Шушы көннәрдә лениногорскилы Имам Кыяметдинов белән Мария Корчагина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Юбилярларны тәбрик итеп, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов сәламәтлек һәм имин тормыш теләде. Шәһәр төзелешенә, район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.
-
Социаль пакетмы, яисә акчамы?
Федераль ташламага ия һәр кеше 1 октябрьгә кадәр 2013 елда социаль пакетмы яисә аңардан баш тартып, акчалата аламы, шул турыда хәл итәргә тиеш. Үзе өчен икесенең берсен сайлап, киләсе елда да фикерен үзгәртергә җыенмаучыларга Пенсия идарәсенә килергә кирәкми. Ә инде карары үзгәргән икән, 1 октябрьгә кадәр Пенсия идарәсенә килеп, гариза...
-
Сыерлар да УЗИ үтә
Алда озакка сузылган кыш. Ул терлекләр өчен дә катлаулы чор. Кышка тыныч күңел белән керер өчен җитәрлек күләмдә азык әзерли алдыкмы, сөт саву күрсәткечләре аска тәгәрәмәсме, мал санын саклап калып булырмы? Әнә шул хакта Иске Иштирәк Мәдәният йортында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында...