Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Кышка әзерлек йөз процент

Җылылык сезонына санаулы көннәр калып бара. Әлеге уңайдан, "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев кышкы сезонга әзерлек мәсьәләләре һәм газ җиһазларына капиталь ремонт эшләре буенча киңәшмә үткәрде. Быел капиталь ремонт буенча идарәгә 37 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән. Аларга торак пунктларда газүткәргечләр салу, газ тарату пунктларында (ГРП) косметик ремонт ясау,...

Җылылык сезонына санаулы көннәр калып бара. Әлеге уңайдан, "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев кышкы сезонга әзерлек мәсьәләләре һәм газ җиһазларына капиталь ремонт эшләре буенча киңәшмә үткәрде.


Быел капиталь ремонт буенча идарәгә 37 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән. Аларга торак пунктларда газүткәргечләр салу, газ тарату пунктларында (ГРП) косметик ремонт ясау, өр-яңа автотранспорт гаражы төзү, газ торбаларын буяуны планлаштырган иде газчылар.

- Бүген капремонтка нәтиҗә ясарга була, - дип башлады киңәшмәне Әнәс Вәлиев.
Зәй-Каратай авылында газүткәргечләрне реконструкцияләү эше тулысы белән тәмамланган, Подлесныйда 300 метр озынлыктагы газ торбасы алыштырылган. Аксубайда торбаүткәргечләрне буяп бетергәннәр. Хәзер аларны Чирмешән һәм Лениногорскида, аннан соң районның Юлтимер белән Шөгер авылында буярга җыеналар.
Әбүнәчеләр бүлеге тулысы белән реконструкцияләнгән. Искесеннән аермалы буларак, яңа бүлектә, халыкка уңайлы булсын өчен, контролерлар да утырачак, касса да шунда эшләячәк. Газ өчен әлеге бүлектә түләргә мөмкин булачак.
Автотранспорт өчен өр-яңа боксны эшләтеп җибәрергә җыеналар.
- Машиналар өчен өр-яңа гараж төзедек. Монда барлык технологияләр дә заманча. Ул янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотып эшләнде. Хәзер барлык машиналар да, тракторлар да шушы бокста торачак, - диде Әнәс Кавыевич.
Өч район - Аксубай, Чирмешән, Лениногорск һәм шәһәрдә 442 газ бүлү пункты эшли. Быел Лениногорскида урнашкан 73 нче, 44 нче, 45 нче, 47 һәм 16 нчы пунктларда капиталь ремонт үткәрелгән.
Киңәшмә тәмамланганнан соң, Әнәс Вәлиев ремонт үткәрелгән объектларны тикшерү өчен рейдка чыкты. Иң элек Ленинград урамындагы 73 нче һәм хастаханә шәһәрчегендәге 44 нче газ тарату пунктларында булып, башкарылган эшләрне тикшерделәр. ГРПның икесе дә тышкы яктан профнастил белән тышланган, эчке яктан газ регуляторлары тәртипкә китерелгән, газ торбалары буялган.
Чираттагы объект 45 нче ГРП иде. Ул Кошевой урамында урнашкан. Ремонт беткән дияргә була, нибары коймаларны гына буяп чыгасылары калган. Объектта комиссияне идарәнең промышленность предприятиеләре хезмәте слесаре Светлана Юнысова каршы алды.
- Газ тарату пунктлары көн саен тикшерелеп тора. Көненә 12 - 14 пунктта булып, газ буенча күрсәткечләр, бүлмәнең температурасын тикшереп, журналга язып барабыз, - диде ул.
Ленинград урамындагы "Нефтьче" кунакханәсе артында 47 нче ГРП урнашкан. Биредә дә ремонтны тәмамлаган идарә хезмәткәрләре. Тышкы яктан ГРП сайдинг белән тышланган, эчтә косметик ремонт үткәрелгән.
16 нчы ГРП "Письмянка" тимер юл станциясендә. Ремонт тулысы белән үткәрелгән, диделәр бу объект турында да.
Соңгы объект - Подлесныйда булды. Бирегә килгәндә бригада газүткәргечне алыштыра иде. Монда 482 метр озынлыктагы газүткәргечне алыштырырга планлаштырган булганнар. Бүгенгә 300 метры алыштырылган. 1 октябрьгә барлык эшләр тәмамланачак, диләр.
"Лениногорскгаз" идарәсендә үз эшләренең осталары хезмәт итә. Шушы көннәрдә капремонтны тулысы белән тәмамларга җыеналар. Димәк, кыш көне һәр фатирга, һәр йортка "зәңгәр ягулык" өзлексез килеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жылылык сезоны