20 октябрь 2014 яңалыклары
-
Россия буенча федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны кабул итә
23 октябрьдә Россия буенча федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Гомәр улы Биктимиров Балалар музыка мәктәбендә (Ленинградская урамы, 21 А йорт) 11 сәгатьтән гражданнар һәм оешмаларны кабул итә. Алдан язылу 21, 22 октябрьдә 13.00 дән 16.00 сәгатькә чаклы 5-29-68 телефоны буенча.
-
Лениногорск суд приставлары ишек шакый
Атнага ике тапкыр Лениногорск суд приставлары, Пенсия фонды вәкилләре белән бергә, бурычлылар буенча йөри. Күпвакыт өйдә тотып булмый, шуңа суд приставларына тиз арада килергә, дип извещение калдыралар. Соңгы рейд вакытында җиде кешенең берсе генә ишеген ачкан. Аның утыз меңгә якын бурычы өчен өендәге көнкүреш техникасына арест салынган. Һәм ул тиз...
-
Салым түләү срогы ахырына якынлаша
1 ноябрьдә 2013 ел өчен физик затлар милкенә салымны түләү срогы төгәлләнә. Бурычлылар сафларын ишәйтмәс өчен күчемсез милек хуҗаларына салым түләргә бик аз вакыт калып бара. Салым билгеләнгән вакытка түләнмәгән очракта салым органы түләмәүчеләргә, соңга калган һәр көн өчен пеня исәпләп, салымны түләү зарурлыгы хакында таләп язуы җибәрәчәк. Әгәр инде...
-
Шәһәрдә бер кибет яна язган
16 октябрьдә кичке дүртләр тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә Тукай урамындагы бер йортта чыккан янгын турында хәбәр килеп ирешә. Фаҗига урынына килгән янгын сүндерүчеләр әлеге урамда урнашкан бер кибетнең ярдәмче бүлмәсе януын күрә. 14 квадрат метр мәйданда чыгып, ул бина эченә шактый зыян китерә. Бәхеткә зыян күрүче юк. Хәзер янгынның сәбәбен...