ҖӘМГЫЯТЬ
Салым түләү срогы ахырына якынлаша
1 ноябрьдә 2013 ел өчен физик затлар милкенә салымны түләү срогы төгәлләнә.
Бурычлылар сафларын ишәйтмәс өчен күчемсез милек хуҗаларына салым түләргә бик аз вакыт калып бара. Салым билгеләнгән вакытка түләнмәгән очракта салым органы түләмәүчеләргә, соңга калган һәр көн өчен пеня исәпләп, салымны түләү зарурлыгы хакында таләп язуы җибәрәчәк. Әгәр инде...
1 ноябрьдә 2013 ел өчен физик затлар милкенә салымны түләү срогы төгәлләнә.
Бурычлылар сафларын ишәйтмәс өчен күчемсез милек хуҗаларына салым түләргә бик аз вакыт калып бара. Салым билгеләнгән вакытка түләнмәгән очракта салым органы түләмәүчеләргә, соңга калган һәр көн өчен пеня исәпләп, салымны түләү зарурлыгы хакында таләп язуы җибәрәчәк. Әгәр инде мондый чара да ярдәм итмәсә, бу турыда мәгълүматлар суд приставларына юлланачак.
Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интернет-сервисы эшләп килә. Аның ярдәмендә 2013 ел өчен физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт салымы күпме исәпләнгәнен белергә, салым уведомлениесен чыгарырга, исәпләүләр белән танышырга, салымнар буенча исәпләүләр торышына контрольлек итәргә була. Сервиста теркәлү өчен Россия салым службасының теләсә кайсы инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки алга таба инспекциягә шәхсән килеп теркәлү өчен сервиста тоташуга онлайн-гариза язарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев