20 октябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстаннан беренче космонавт галәмгә очты
19 октябрь көнне Байконур космодромыннан «Союз МС-02» корабле космоска очты. Әлеге корабльдәге 3 кешелек экипажны Татарстан егете Сергей Рыжиков җитәкли. Корабль бүген Халыкара космик станциясенә чыгачак, галәмдә барлыгы 54 тәҗрибә үткәрергә ниятлиләр. Монда авырлыксызлык шартларында борыч үстереп карау, айда йөри торган җайланма белән ерак арадан идарә итү кебек тәҗрибәләрне сынау...
-
72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов: «Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле»
Норлат районында яшәүче 72 яшьлек бабайның кызы тууы турында язган идек. Хәбәрне үз авызыннан ишетергә теләп, без Ильяс абый Фәхретдиновның үзенә шалтыраттык. Кызы Айнур быелның 29 июлендә туган. - Туганда авырлыгы өч килограмм иде, бүген алты килограммны җыйды. Кызым-йолдызыма исемен үзем сайладым - ай кебек нурлы булсын дип, Айнур куштык....
-
Биология буенча иң көчле мәктәп командалары ачыкланды
10нчы мәктәптә район һәм шәһәр мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары биология буенча көч сынашты. Анда алар биология белән бәйле проблемалы бурычларны хәл итте, командалап та, аерым-аерым да көч сынаштылар. Бу - республика турнирының муниципаль этабы иде. Нәтиҗәдә, иң яхшы дип танылган: 4 нче, 6нчы, 7нче, 10нчы һәм Иске Иштирәк мәктәбе командалары...
-
Татарстанга грипп кайчан һөҗүм итәчәк? Роспотребнадзор прогнозы
Узган сезонда грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясеннән килгән зыян 4 млрд сумнан арткан. Татарстанда грипп белән авыручылар саны 2017 елның гыйнвар уртасында артуы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе...
-
Лениногорскилылар "Наше время-Безнең заман" фестиваленнән призлы урыннар алып кайтты
Шушы көннәрдә аның зона туры Әлмәт шәһәрендә үтте. Бездән Раил Гыйззәтуллин вокал соло буенча - беренче урын, Горгазның бию коллективы 2 урын алды. 4нче балалар бакчасыннан Регина Гыйззәтуллина вокал соло буенча катнашучы дипломына ия булды. Призлы урын алучылар 10-12 ноябрьдә Казанда Уникста узачак финалында катнашачак.
-
Лениногорскилы Мария Федотова 90 яшьлек юбилее белән котлау алды (фото)
Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова шәһәрдәшебез Мария Федотованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Рәгать Хөсәеновның бүләген тапшырды. Юбилярга озын гомер, сәламәтлек, тыныч картлык теләде. Гомер буе мәктәптә хезмәт куйган ветеран хөрмәт итәләр. Язарга һәм укырга өйрәткән укытучыларын укучылары һаман да онытмыйлар,...
-
Лениногорскида авыр хәлдәге гаиләләргә янгын сигнализациясе урнаштыралар
Лениногорск муниципаль районында социаль-куркыныч хәлдә яшәүче гаиләләргә автомат рәвештә эшләүче янгын сигнализациясе урнаштырыла. Ул янгын чыгуны беренче стадиядә ачыкларга ярдәм итәчәк. 66нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре тарафыннан быел яз аенда 9 тугыз шундый прибор урнаштырылган иде. Октябрь аена чаклы тагын 20 не урнаштырдылар, бу эш дәвам итә.
-
Лениногорскида хатын-кызлар баскетбол уйнады
17 - 19 октябрь аралыгында «Яшьлек» спорткомплексында баскетбол буенча хатын-кыз командалары арасында шәһәр беренчелеге уеннары үтте. Нәтиҗәдә, "Лениногорскгаз" идарәсе командасы - өченче, СпецСтройСервис коллективы икенче урынга чыкты, "Лениногорскнефть" идарәсенең хатын-кызлар командасы беренче урынга лаек булды.
-
Лениногорскилылар, кышкы тәгәрмәчләргә күчәр вакыт җитте
Суыта. Атна азагында һава температурасы төнлә -1 градуска кадәр төшә дип вәгъдә итә синоптиклар. Җомгадан карлы яңгырлар явуы да ихтимал. Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре, баләсеннән баш аяк дип, барлык машина йөртүчеләргә дә кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә. Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) кышкы тәгәрмәчләр,...
-
Бәйгедә тавыш бирергә бер генә көн калды. Тиздән җиңүчеләр билгеле булачак
Иртәгә 21 октябрь көнне 14 сәгатьтә бәйгедә тавыш бирү тәмамланачак. Әлеге вакытта ике меңнән артык тавыш белән Айгөл Хәева беренче урында. Аңардан әзгә генә Гөлфия Мифтахова калыша. Өлфәт Абдуллин өченче. Лениногорскилылар, нәтиҗәләрне әле үзгәртә аласыз. Актив тавыш бирик!
-
Лениногорскилыларга 20 октябрьгә йолдызлар фаразы
Овен: Планы Овнов 20 октября 2016г окажутся под угрозой срыва. Вы сами во многом станете источником проблем, проявив спешку и легкомысленность там, где это было категорически недопустимо. Телец: Для Тельцов сегодняшний день окажется не самым удачным. Если вы планировали совершить покупку своей мечты, сделать предложение руки и сердца или хотели...
-
Лениногорскида азрак җылытачак
Татарстан синоптиклары иртәгә республиканың кайбер районнарында явым-төшем, яңгырлар булуын фаразлый. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көндез 2-7 градус җылы булачак. Татарстанның көньяк районнарында җылырак, төньяк- көнчыгыш районнарда салкынрак булачак. 21 октябрь төнендә республика буенча бераз явым-төшем, яңгыр һәм юеш кар фаразлана....
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!