20 октябрь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда эшләми торган көннәрне алданрак кертмәячәкләр
23 октябрьдән ял көннәре кертмәскә дигән карар кабул ителде.
-
Владимир Путин: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә
Төбәк башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый.
-
120 яшькә кадәр яшисең киләме?
Моның өчен диетолог Маргарита Королева киңәшләрен үтәргә кирәк икән.
-
Узган тәүлектә Лениногорскида 13 кешедә коронавирус ачыкланган
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 125 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да контакт юлы белән йоккан очраклар.
-
Татарстанда халык санын алу өчен 500гә якын стационар участок эшли
Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала.
-
Лениногорск авыл җирлекләре башлыкларына янгын сүндергечләр һәм янгын турында хәбәр итүче җайланмалар тапшырылды
Быел җәй тирә-як урманнарда күп тапкырлар янгын чыгу сәбәпле, шәһәр һәм район хакимияте предприятиеләргә янгынга каршы җиһазлар алу үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Алар бу үтенечне кире какмыйча, җиһазлар алуда ярдәм иткәннәр.
-
Лениногорскида халык санын исәпкә алу буенча стационар участоклар эшли
Лениногорск Дәүләт статистикасы хәбәр иткәнчә, исәпкә алучылар махсус формадан булачак: өсләрендә жилет һәм ВПН-2020 символикасы төшергән шарф.
-
Зәй – Каратай авылында чыккан янгын кеше гомере өзелүгә сәбәп булды
19 октябрьдә янгын чыкты.
-
Сарабиккол авылының “Тынгысызлар” төркеменә йөрүче апаларның кул эшләре сокландырырлык (+фотолар)
Нинди генә кул эшләре юк татар халкында. Шуның иң күркәме – чигү. Чигүнең бик күп төре бар: кулъяулык чигү, сөлге, япмалар, мендәр тышлары чигү. Сарабиккол авылы мәдәният йортында әнә шундый кул эшләре белән шөгыльләнүче апалар – “Тынгысызлар” төркеменә йөриләр.
-
Мәктәп укучыларына акчалата түләү алу өчен гаризалар кабул итү тиздән тәмамлана
Мәктәп укучыларына 10000 сум акча алу өчен әлегә кадәр гариза тапшырмаган ата-аналар гариза белән 2021 елның 31 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан Бyлекчәсе хәбәр итә.
-
Эш башлаучы фермерлар мәктәбе: авылда үз эшен ачарга теләүчеләр өч көнлек укуга чакырыла
27 нче октябрьдән 29 ына кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә, авыл җирендә үз эшен башларга теләүчеләр өчен фермер мәктәбе эшләячәк. Агробизнес белән шөгыльләнергә теләүче яшьләр, фермер мәктәбендә үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таба алачак.
-
Массакүләм чараларга QR-кодлар буенча кертергә тәкъдим иттеләр
Россия Федерациясе субъектлары карарлар кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.